Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2020, 11:00

Җинаятьчеләргә курку салучы

Данлыклы якташыбызҖинаятьчеләргә курку салучы

Бөек Ватан сугышыннан соң унберенче ел тыныч тормыш бара. Томанлы иртә. Кошлар шатлыклы җырлары белән туып килүче яңа кояшлы көнне каршылыйлар. Басу аша сузылган юл буйлап сөт җыючы китеп бара. Атын куып, күрше фермага ашыга, әлбәттә, арбадагы буш фляглар җыры астында берни дә ишетә алмый. Көтмәгәндә аты туктап кала. Хуҗа ризасыз гына алга караса, коты алына, күргәннәрдән бөтен тәне буенча салкын тир бәреп чыга: юл читендә канга баткан, бөтенләй шәрә, ләкин әле исән кыз ята...

Җинаять Мәчетле, Дуван һәм Свердловск өлкәсенең Кызыл Уфа районнары киселешендә ясала. Өч районның тикшерү органнары җинаять урынында очраша. Киңәшләшләшәләр, бәхәсләшәләр... Һәркайсы як җинаятьнең алар территориясендә ясалмаганын дәлилләргә тырыша. Бер фикергә килә алмыйча таралышалар. Һәркайсысы үз тикшерүен алып бара.

Ике ай үтә. Башланган җинаять эшен ачу буенча бер нәтиҗә дә булмый. Кыз дәваханәдә ята, хәле авыр, тик вакыт-вакыт кына аңына килә. «Коммунистик хезмәт бригадасы» исемен алган комсомол-яшьләр төзелеш бригадасы бригадиры булган кызын ялга көткән ана, кайгыдан гына түгел, җинаятьченең һаман табылмавын аңлаудан да өметсезлеккә төшә. Ул КПСС Үзәк Комитеты Президиумы әгъзасы Екатерина Фурцевага мөрәҗәгать итә. Екатерина Алексеевна бу эшкә СССРның Генераль Прокуратурасын җәлеп итә. Генераль прокурор Роман Руденко КПССның башкорт өлкә комитеты беренче секретаре Семен Игнатьевка хәбәр итә һәм БАССР прокуроры В. Сабуровка эшне ачуга бер ай вакыт бирә. Шушы вакыт аралыгында мәсьәләне хәл итә алучы кеше кирәк була. Моның өчен аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Мурзин Даян Фәтхелбаян улын сайлылар. Безнең йөрәкләрдә һәрвакыт сакланучы Кара генерал, батыр разведчик һәм партизан, "Юру" абыйсы, "Армадис" грекы, Ян Жижки исемендәге интернациональ партизан бригадасы командиры, Чехословакия герое, барлык фашистлар һәм коллаборционист-сатлык җаннарга курку салучының якты образын һәм исемен искә төшерик.

Эссе җәйге көннәр торды. Иң элек Мурзин өч районның һәрберсендә була.

Әлеге эш буенча тикшерү нәтиҗәләр сөендерми. Шунлыктан барын да чиста биттән башларга туры килә. Белемен, тикшерүче күнекмәләрен, шулай ук разведчиклык тәҗрибәсен кулланып, Мурзин уналты көн эчендә җинаятьче эзенә төшә. Аның җинаятьне ачу буенча алып барган тикшерү барышы - бу аерым һәм озын детектив хикәя булыр иде. Тик шулай да бер эпизодта тукталырга кирәк. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче авыр җинаять кылуда шикләнгән кеше Свердловск өлкәсенең хезмәт ияләре Советы депутаты, КПСС райкомы әгъзасы, колхоз рәисе була.

Кулга алу турында сүз чыккач, Кызыл Уфа районы җитәкчелеге каршы төшә. Аның бу гамәлне эшләвенә ышанмыйлар, хәтта тикшерүчене үзен лаеклы кешене каралтуда гаеплиләр. «Өстә” килешүләр бара. Ниһаять, КПССның Свердловск өлкә комитеты беренче секретаре Андрей Кириленко Кызыл Уфа районы район партия комитетына шалтыратып, Мурзинны телефонга чакыруларын сорый һәм: “Сез кемне гаепләвегезне беләсезме? Кисәтеп куям, үз башыгыз белән җавап бирәчәксез!” – ди. Тикшерүче, әгәр ул ялгышса, аны нәрсә көтәчәген ачык аңлый. Ләкин ул дөрес нәтиҗәләргә килүенә, үзенә ныклы ышана.

Җинаять кылуда шикләнелүче колхоз рәисен тоткарлау буенча операция планын Мурзин төпле уйлап төзи. Җинаятьченең пистолет булуын да белә. Аны тиз һәм оста кулга алалар. Конвоирлар тоткарланучыны машинага утыртканда, ул башын Мурзинга таба борып: "Мин сине, этне аткан кебек, атар идем, кызганыч, кул астына эләкмәдең", - ди.

Элеккеге колхоз рәисенең гаебе тулысынча исбатлана һәм ул тиешле җәза ала.

Әлеге эшне ачу – тикшерүченең, легендар кешенең данлы тормышыннан бер кечкенә генә вакыйга. “Илебез эчендә ниндидер җинаятьчеләр үзләренең бозык эшләрен җәзасыз кылсын өчен, без Ватаныбыз дошманнарын сугышларда җиңмәдек, аларны һәрвакыт җәза һәм үч алу көтәчәк, – ди Д. Мурзин иптәшләренә. Бу сүзләргә ул гомере буена тугры кала.

Риф КӘЛИМУЛЛИН.

Читайте нас: