Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2020, 12:23

Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү турында

Пенсия фондындаЭлектрон хезмәт кенәгәсенә күчү турында

Эш бирүчеләргә быелның 31 октябренә кадәр хезмәткәрләренә хезмәт кенәгәсен алып бару формасын сайлау хокукы турында хәбәр итәргә кирәк. Күпчелек оешмаларның читтән торып эшләү режимына бәйле, элеккеге вакыт (30 июнь) озайтылды.

Шул ук вакытта хезмәткәрләргә хәбәр итү ысулы сакланып кала: эш бирүче хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыру буенча хезмәт законнарындагы үзгәрешләр, шулай ук хезмәткәрнең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау яки хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып бару турында язма рәвештә гариза биреп, сайлау хокукы хакында хәбәр итәргә тиеш.

Агымдагы ел башыннан хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлары электрон рәвештә формалаштырыла. Хәзерге вакытта республиканың 31 меңнән артык иминиятләштерүче Россия Пенсия фондына 537 меңнән артык кешенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат җибәргән. Оешмалар хисап чорында эшкә кабул итү яки аннан азат итү, хезмәткәрне башка вазыйфага күчерү яки хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза биргән очракта гына мәгълүматны тәкъдим иттеләр.

Башкортстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров хәбәр итүенчә, республиканың 199 484 кешесе хезмәт кенәгәсен кәгазьдә алып бару вариантын сайлаган. 22 172 кеше хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып бару турында гариза биргән.

Ялланып эшләүче хезмәткәрләре булган барлык компанияләр һәм эшкуарлар электрон хезмәт кенәгәләре турында белешмәләр җибәрә. Үзмәшгуль гражданнар үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында хисап тотмый.

Электрон хезмәт кенәгәләре турында тулырак http://www.pfrf.ru/etk сайтыннан белә аласыз.

Пенсия фонды матбугат хезмәте.

Читайте нас: