Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 июль 2020, 20:43

Юкә чәчәге һәм кура җиләге чәе

Июль ае — табигатьнең хозур чагы. Шулай ук, җиләк-җимеш, дару үләннәрен җыяр вакыт та.

Кура җиләгендә тимер, фолий кислотасы һәм витаминнар микъдары югары. Салкын тидереп чирләгәндә тизрәк терелергә ярдәм итә, температураны төшерә, аппетитны стимуллаштыра. Сару кайнау һәм ашказаны-эчәк трактының башка проблемалары вакытында кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.

Юкә чәе тир кудыру һәм температураны төшерү эффектына ия. Аны бронхит, салкын тию һәм югары температура вакытында эчәләр. Әгәр сез юкә чәен кич белән эчсәгез, иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йокларсыз.
Читайте нас: