Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2020, 17:59

Уфа "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен йөртәчәк

Президент Владимир Путин әлеге идеяне хуплады.#ВладимирПутин

Президент Владимир Путин әлеге идеяне хуплады.

Уфага, Русиянең башка 20 шәһәре белән бергә, “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме биреләчәк.
“Җиңү” оештыру комитеты утырышында Президент Владимир Путин “Бердәм Русия” партиясенең әлеге идеясен хуплады.
Сүз Түбән Новгород, Ярославль, Пермь, Екатеринбург, Түбән Тагил, Чиләбе, Магнитогорск, Самара, Саратов, Омск, Казан, Новосибирск, Ижевск, Томск, Ульяновск, Иваново, Новокузнецк, Иркутск, Борович шәһәрләре турында сүз бара.
Исем бирелү өчен гражданнарның имзалары Русия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү барышында җыелды. Уфаның 1 миллионнан артык кешесе исем бирелү өчен тавыш биргән.
“Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирү турындагы Закон 2020 елда кабул ителгән иде. Ул Бөек Ватан сугышы чорында халкы Җиңү яулауга зур өлеш керткән, хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез чыгаруны тәэмин итеп, киңкүләм хезмәт батырлыгын күрсәткән шәһәрләргә бирелә.


Читайте нас: