Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2020, 16:58

Сезнең белән горурланабыз

Сезнең белән горурланабыз

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында якташыбыз, сугыш ветераны Хөсәен Галләм улы Фәрхетдинов электр белән идарә ителүче инвалид коляскасы алды. Ветеранга тормыш көтү өчен кирәкле бүләкне муниципалитет җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин тапшырды.
Ветеранның электрлы инвалид коляскасы сатып алырга ярдәм итү турындагы үтенече кабул ителде һәм район хакимияте заман таләпләренә туры килүче, уңайлы инвалид коляскасы алырга акча бүлде.
Хөсәен бабай кунаклар килүгә бик сөенде һәм әңгәмә барышында тормышы турында ихластан сљйләде. Ә аның үткән гомерендә сөйләрлек сүзләре байтак җыелган. Ул 1924 елда Иске Кормаш авылында дљньяга килә. 1942 елның августында Совет Армиясе сафларына чакырыла. Тын океан флоты базасына эләгә, бер елдан соң аны биредән «СМЕРШ ТОФ» контрразведка бүлекчәсенә күчерәләр. Сугыштан медальләр белән кайта. Тыныч тормышта хокук саклау органнарында хезмәт сала, аннары халыкка кљнкњреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшли.
Сугышта алынган яралары сәламәтлеген какшата. Күптән түгел генә 95 яшен билгеләгән ветеран инвалид коляскасында гына йөри ала.
Әмма шулай да Хөсәен бабай киләчәккә һәрвакыт өмет белән карый. Бүләкне дә балаларча ихласлык, гадилек белән кабул итте.
–Хыялым – шушындый тылсымлы машинага ия булу иде. Соңгы елларда гади инвалид коляскасы белән авыр була башлады. Хәзер бу техниканы йөгәнләргә өйрәнәм инде. Сугышны үткән кеше буларак, бирешергә өйрәнмәгән мин, – ди ул елмаеп.
Хөсәен бабайның тормышы кљйле бара. Ул балалары һәм якыннарының хәстәрлеген тоеп яши. Өч баласы – ныклы терәге һәм өмете, ә биш оныгы һәм оныкачы картәтиләренең тормышына тик күңелле яңалыклар гына алып килә.
Район башлыгы Хөсәен Галләм улына «Бердәм Россия» партиясеннән яңа телефон һәм бушлай мобиль элемтә сертификаты тапшырды.
– Тагын да үзем кайчандыр яклаган илемдә рәхәтләнеп яшисем килә әле, – ди ветеран хушлашканда.
Хөрмәте Хөсәен Галләм улы! Тыныч күк йөзен сезнең кебек каһарманнар яулаганын без беләбез һәм беркайчан да онытмаячакбыз! Сезнең белән горурланабыз!
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: