Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2020, 18:39

Яңа проектлар каралды

Эшкуарлык сәгатеЯңа проектлар каралды

Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы эшкуарлык сәгатендә юл буе сервисы объектлары төзү буенча эре инвестиция проекты каралды.
Эшкуар инфраструктура арасыннан автозаправка станциясе, кибет, җәмәгать туклануы пункты төзергә ниятли. Әлеге объектларны урнаштыру урыны М-7 «Волга» федераль юлында Шәрип авыл биләмәсе территориясендә булачак. Әлегә биредә җир участоклары рәсмиләштерелгән, электр үткәрелгән.
Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы өчен автозапчастьләр кибете ачу мәсьәләсе дә каралды.
Альберт ВӘЛИЕВ.
Читайте нас в