Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 июнь 2020, 17:56

Омтылышлар – югары, көчләр – иксез-чиксез

Бүген – Яшьләр көнеОмтылышлар – югары, көчләр – иксез-чиксез

Кешегә яшьлек аланыннан бер генә тапкыр узу мөмкинлеге бирелә. Шуңа да ул һәркемгә кадерле. Июнь аеның соңгы атнасында Яшьләр көне – яшьлек, дәрт һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәме буларак билгеләнә. Бу – омтылышларның югары, көчләрнең иге-чиге булмаган, ә шатлык һәм куанычларның чиксез тоелган чагы. Шулай булган һәм бернигә карамасатан шулай булачак...
Яшьләр – кешелекнең иң актив, иң чагу өлеше. Нәкъ алар киләчәк тормышта яшәргә, яңа үрләр яуларга тиеш.
Тик яшьлектә генә бар ишекләр ачык, күпләгән башлангычлар көтә сыман. Өмет-хыялларның да саны билгесез, ләкин аларны тормышка ашыру өчен күпме каршылыклар аша узасы бар. Илебездәге гади булмаган шартларда заман егетләре һәм кызлары өлкән буын вәкилләреннән үрнәк алып, ярдәм итәргә, хәстәрлекле һәм сабыр, тормышка объектив карый алуларын күрсәтте. Һәркем үз урынында моны дәлилләде.
Әле яңарак кына парта артында утыручылар да игътибар үзәгендә булды. Имтиханнар алдыннан күп кенә сораулар үтә дулкынландыргыч яңгырый, чөнки нәкъ мәктәпне тәмамлаганнан соң һәр укучы гомерен хәл итәрлек карарлар кабул итә. Ата-аналар һәм укытучылар, балаларның мәктәп елларында алган белемнәре имтиханнарда көтелгән балларны алып килеренә һәм яңа баскычка менү ноктасы булачагына өметләнәләр.
Һәрбер чыгарылыш укучысына үз көчләренә ышануларын, шул ук вакытта тырышлык салуларын һәм үсүләрен, максатларны тормышка ашыру өстендә эшләүләрен телим. Җаваплылык һәм ныкышмалылык яңа җирдә эшлекле һәм уңышлы булырга ярдәм итәчәк. Истә тотыгыз, иң кадерлесе – ата-ана нигезе – Кушнаренкода кала. Районыбыз традицияләрен, байлыгын саклау һәм арттыру, бәхетле булу өчен көчегезне кызганмагыз. Яши һәм иҗат итә алудан, җәмгыятькә файда китерүегезгә шатланып яшәгез. Илебез тарихын яңа исемнәр дәвам итәчәгенә ышанам, алар арасында безнең бүгенге яшьләребез дә булыр.
Эльвира ГАЛӘВЕТДИНОВА,
гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: