Үз кулларың белән эшләгән сабын үзенчәлекле була. Шулай ук аныҗ файдалы һәм сәламәтлеккә зыянлы түгел икәнлегенә шик юк.
Сабынны беренче тапкыр гына ясарга ниятләүчегә аны махсус сабын нигезе (ул кибетләрдә килограммлап сатыла) яки иссез балалар сабынын кулланырга киңәш итәләр. Аны савытка салып кайнап торган су пары өстендә яки микродулкынлы мичтә эретергә кирәк. 100 грамм сабын нигезенә аз-азлап 50 миллилитр сөт салыгыз һәм кесәл дәрәҗәсенә җиткерегез. Алга таба 3 чәй калагы нигез булып торган май салыгыз. Аңа виноград төше, чәй агачы, фундук, зәйтүн һәм пальма майлары керә. Кайсыдыр май тәнне йомшарта, икенче берсе бетчәләрне бетерә. Һәрберсенең файдалы үзлеге бар. Алга таба 1 чәй калагы глицерин, 3-5 тамчы эфир мае тамызыгыз.
Кайбер сабыннарга бал, каһвә бөртекләре, диңгез тозы, коңгырт шикәр, яки люфа кушарга була. Люфа дигәне Африкада үсә торган үсемлек. Аңардан мунчала да ясыйлар. Ул кан өйләнешен яхшырта, әле күзәнәкләрдән арындыра, тән тиресен кислородка баета. Диңгез тозы кушылган сабын үзенә күрә скраб булып тора. Сабынга ромашка яки мәтрүшкә, шалфей төнәтмәләрен кушарга да ярый. Тагын махсус ялтыравыклар да кушарга мөмкин. Төс бирер љчен азык буягычыннан файдаланалар.
Кирәкле ингредиентларны салгач, сабынны үзегез теләгән билгеле бер формага агызыгыз. Өстәл өстендә җиңелчә генә каткач, аны суыткычка куегыз. Бер-ике сөгатьтөн сабын әзер була џәм аларны формалардан алырга да мөмкин.