Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июнь 2020, 13:43

Шәхси парадлар

Шәхси парадлар

Шәхси парадлар
1945 елның 24 июнендә Советлар Союзында Җиңү парады үтә. Биредә Советлар Союзы Геройлары, барлык дәрәҗәдәге Дан ордены кавалерлары, яугир-җиңүчелүр – солдатлар һәм офицерлар катнаша. Быелгы парад, коронавирус сәбәпле, 24 июньгә күчерелде.
Районыбызда да бу көнне Иске Тукмаклы авыл биләмәсенеҗ Үгез авылында яшәүче сугыш ветераны Әсәдулла Ризвановның йорты каршында шәхси парад үтте. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Җиңү байрагы белән узды. Тантаналы йөреш сугыш чоры көйләре астында барды.
Ветеранны бәйрәм белүн түбриклүргү район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, аның социаль сәясәт буенча урынбасары Фәнил Рамазанов, Иске Тукмаклы авыл биләмәсе башлыгы Ралиф Исмәгыйлев килде.
Руслан Ринат улы Әсәдулла бабайга ныклы сүламәтлек теләде һәм рәхмәт сүзләре җиткерде, «Җиңү йөзләре» китабын бүләк итте. Әлеге җыентыкта ветеранның сугыш юллары турында да мәгълүмат алып була. Фронтовикка кесә телефоны һәм «Бердәм Россия» партиясеннән бушлай элемтә өчен сертификат та тапшырылды.
Әсәдулла Ризванов барысына да күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул төрле чараларда актив катнаша, еш кына мәктәпләрдә очрашуларда була, сугыш еллары турында сөйли.
Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбызныҗ батырлыгы һәм каџарманлыгын мәңге онытмаячакбыз һәм Җиңү, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт дибез.
Фәнгия НИЗАЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: