“Бәйләргә нык яратам, шуңа күрә өебездә бәйләүдән калган җепләр күп. Карантин чорында аларга да чират җитте һәм мин йортыбызны бизәрлек берәр нәрсә эшләргә булдым. Мәсәлән, аш бүлмәсе өчен менә шундый күңелле урындык һәм эскәмия япмалары бәйләп була, – дип яза безгә район үзәгендә яшәүче Флорида Иванова. – Бәйләмгә тотынганчы, иң элек урындык һәм эскәмияләрнең өслеген үлчик.
Мин шундый берничә япманы аш бүлмәсе помагы өчен бәйләдем.
Ә сезнең калган җепләрдән нәрсә эшләгәнегез бар?”
Флорида ханымның кул эшләреннән җылылык, күңел ялкыны бөркелә. Алтын куллы хуҗабикәнең эшенә сокланмый мөмкин түгел.
Хөрмәтле дуслар! Ә сез нәрсә белән мактана аласыз? Хат-хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапта көтеп калабыз.
Айгөл ВӘЛИЕВА.