Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июнь 2020, 13:11

Кампанулалар яратам

Мактанып алыйк әле Кампанулалар яратам

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне район үзәгендә яшәүче Айгүзәл Солтанованың хаты белән таныштырабыз. Ул үзе үстергән кампанула чәчәкләре белән мактанырга теләве хакында яза.
“Күп еллар инде әлеге купшы бүлмә гөлен үрчетәм. Кампануланың халыктагы икенче исеме – “кияү” белән “килен”. Ак чәчәклесе – килен, зәңгәре – кияү. Кыңгырау гөлләргә караган чәчәк күптән һәммәсенә дә таныш. Аны картәнием дә үстерә иде. Хәзер мин шушы традицияне дәвам итәм. Кайчагында көйсезрәк тоелса да, аларны бик нык яратам. Миндә аларның берничә төре бар.
Бүген тәрәзә төбемдә Портеншлага кыңгыравы атып утыра. Бу талымсыз һәм шул ук вакытта матур гөл. Ул теләсә кайсы бүлмәне бизи ала. “Килен”е чәчәк аткач та мактаначакмын”.
Хөрмәтле дуслар! Айгүзәлнең, чыннан да, чәчәге бик гүзәл. Мондый матурлык тагын кемдә үсә? Кампанулаларыгызны безгә дә күрсәтегез. Хат-хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапта көтеп калабыз.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: