Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июнь 2020, 17:01

Ирек тораклы булды

Ирек тораклы булды

Райондашыбыз Ирек Гарифуллин ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турындагы федераль законга ярашлы үз торагының ачкычларын кулына алды.
Бу күңелле вакыйга бүген, 23 июньдә, булды. Яңа тормышка алып барачак ачкычларны аңа район җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин тапшырды һәм әлеге фатир Ирек өчен туган йортына әвереләчәгенә ышаныч белдерде.
Илебез яшьләргә шундый ярдәм күрсәтүе, аларның киләчәге турында хәстәрлек күрүе бик сөенечле.
–Үз торагың – гаилә төзү, эшләү һәм тулы тормыш белән яшәүнең нигезе булып тора. Яшьләребез районда калсын өчен барын да эшләргә тырышабыз. Сез дә биредә яшәп, балалар тәрбияләп өстерерсез дип ышанам, – диде район башлыгы.
Үз чиратында, яңа торак иясе район хакимияте һәм шушы вакыйгага бәйле башка кешеләргә рәхмәт белдерде. Фатирны карап узганнан соң аны «бик яхшы»га бәяләделәр.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: