Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июнь 2020, 16:41

Менә шундый ул Лиза!

Менә шундый ул Лиза!

Менә шундый ул Лиза!
Елизавета Пятаева белән аралаша башлау белән аның акыллы, егәрле, максатка омтылучан, ә иң мөһиме – тормыштан нәрсә теләгәнен белүче кыз икәнен аңлыйсың. Һәр соравыма ул үз-үзенә ныклы ышаныч белән төпле җаваплар бирде.
Лиза 1нче Кушнаренко урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлады. Рус телен иң яраткан фәннәреннән берсе дип саный. Моћарда үз дәресләрен мавыгып һәм кызыклы аңлаткан укытучы Неля Йосыпованың да хезмәте зур.
–Сыйныфташларым белән аерылышырга туры килњ кәефне төшерә, әлбәттә. Ләкин, кайда гына булсам да, укытучылар џәм дусларымны онытмаячакмын, – ди ул.
Кыз сәяхәтләр турында китап укырга, тарихи фильмнар карарга ярата. Аның шат кәефе, дустанәлеге яшьтәшләрен тартып тора. Ул књпләр белән иптәшләрчә аралаша.
Елизавета акыл бәйгеләрендә, челтәр олимпиадалары, проектларда актив катнаша, «Азатлык» волонтерлар клубы әгъзасы.
Быел «Кече Ватаныбызга – зур эшләр!» проекты кысаларында «Ленинград блокадасы», «Кечкенә игътибар билгеләреннән – зур эш!» социаль әһәмиятле акцияләрендә актив катнашты.
Яшь волонтер, Бөтенроссия яшьләр проектында катнашып, җиңеп чыкты һәм грантка лаек булды. Аның башлангычы нәтиҗәсендә Тарабердино төбәгендә Яшьләр скверы барлыкка киләчәк.
Елизавета Пятаева яшьтәләре љчен њрнәк. Казанышларына карамастан, бер вакытта да борынын чөйми. Аны өзеннән кечерәкләр дә, өлкәнрәкләр дә ихтирам итә.
Кыз Уфа тармак технологияләре колледжына укырга керергә һәм ашнакчы-кондитер һөнәренә ия булырга җыена.
–Пешеренергә бик яратам, киләчәктә үз эшемне ачарга хыялланам, – ди Лиза.
Аның максатына ирешәчәгенә ышанабыз. Алдагы тормышында чагу һәм онытылмас вакыйгалар күп булуын телибез.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: