Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 июнь 2020, 17:47

Матурлар, алтын кебекләр, эштә ялкын кебекләр

Иске фотоМатурлар, алтын кебекләр,эштә ялкын кебекләр

Иске фото
Матурлар, алтын кебекләр,эштә ялкын кебекләр
Комсомолка, социалистик ярышта җиңүче, бишьеллык алдынгысы, коммунистик хезмәт ударнигы, әстәвенәберсеннән-берсе чибәрләр дә! Кырык өч ел элек төшерелгән саргайган бу фоторәсемдә нык үскән социализм чорында район типографиясенең иң яхшы хәреф җыючыларын танучылар да булыр, мөгаен.
Гөлнәфисә Яппарова (Котдусова) һәм Мария Троицкая чын-чыннан үз эшләренең тиңсез осталары булды. Икесенә дә грамоталылык (ә бу гәзит материалларын гына түгел, бәлки теләсә нинди бланк продукциясен җыйганда да бик мөһим), югары җаваплылык тойгысы, уңганлык һәм тырышлык хас иде.
Гөлнәфисә белән Маша тормышта якын ахирәтләр булсалар да, линотип артында исә бер-берсен узарга тырышып, үзара ярышып, чәмләнеп эшләделәр. Икесе дә планнарын һәрвакыт күпкә арттырып үтәделүр.
Ул заманнарда копьютер дигән нәрсәнең үзе түгел, сүзе дә юк иде әле. Иске линотиплар еш ватыла, аз гына җил иссә яки яңгыр тамса да ут сүнә. Цех сәламәтлек өчен зарарлы – кара кургаш парларын суларга туры килә, эретеп хәреф җыю машиналарыннан эссе бөркелә... Ләкин кызлар беркайчан да зарланмады, гәзит чыгаруның өзелүенә юл куймады. Андый хәл була калса, әлбәттә, партиянең район комитеты каты җәза бирер иде. Эштә таҗга кадәр тоткарлану гадәти хәл саналды.
Мария Семеновна типографиядә лаеклы ялга киткәнче хезмәт салды. Бу җәһәттән дә үзенә тугры калды – зарарлы шартларда эшләп пенсиягә льготалы нигездә чыгу өчен стажны артыгы белән җыйды.
Гөлнәфисә Вәсим кызы 1989 елда редакциягә күчте һәм чирек гасырдан артык башта машинистка, аннан компьютерда җыю операторы булып эшләде. Компьютерда аның кебек тиз һәм хатасыз җыючылар булса да, бик сирәктер дип уйлыйм. Аның бармакларына күз иярми иде, гүя виртуоз музыкант рухланып пианинода уйный!
Ветераннарыбызгы ныклы сәламәтлек, шат кәеф, бәхетле озын гомер телибез!
Илдар ХАФИЗОВ.
Фото редакция архивыннан.
Читайте нас: