Танылган якташларыбыз
Җәен дә буран уйнатучы
Кыска күләмле әдәби жанр буларак, шигырь кеше күңелен кузгаталсын өчен һәр укучының аерым бер халәт кичерүе, шигырь язучы йөрәге аша узган хисләрне азмы-күпме татуы кирәкме? Миңа калса, бу мәҗбүри түгел. Чын әдәби әсәр укучының үзеннән яшерелгән хис-тойгыларын уятырга, аның тирәнгә күмелгән кичереш офыкларын яктыртырга сәләтле. Кешенең вакыт, хәл-вакыйгалар тузаны белән капланган әнә шундый хис-кичерешләрен яңартучы шигырьләр авторы турында сүзем...
Кулыма якташ шагыйрьләребезнең иң яше, моңа карамастан, әдәбият күгендә ярыйсы гына үрләрне яулаган Руслан Сөйләймановның “Уйларымны салдым сандалларга” исемле шигырьләр җыентыгы килеп керде. Очраклы гына түгел, китап киштәсеннән үзем сайладым... Шигырь артыннан шигырь тезмәләрен укыйм... Аларда замана сулышы ачык сизелә, шул ук вакытта яшәү һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр чагылдырылган. Авторның ташкын-уйлары, укучыны шагыйрь дөньясына җәлеп итә алырлык нечкә кыллары күңелне сискәндерерлек көчкә ия. Кешелекнең рухи нигезе – авылларның юкка чыгуына ризасызлык белдереп язган “Мөһәҗир” исемле чаң-поэмасы, көйгә салынып, җыр булып җитешкән шигырьләре белән танышканнан соң, шагыйрь күз алдыма каршылыклы, үзгәреп торучы дөньяда сүзен әйтергә җөрьәт иткән автор буларак килеп баса.
Китапның соңгы битен япканнан соң, ирексездән булган автор белән сигез ел элек беренче очрашу исемә төште. Без, районның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары “повышение квалификации” үттек. Кичә генә укучыларга сабак бирсәк тә, ул көнне үзебез шәкертләргә әверелдек. Тәнәфестә чираттагы дәресебезне яшь укытучы алып барачак дигән хәбәр йөгереп үтте. Әйе, остазыбыз яшь иде. Шактый еллар мәктәптә балалар укытып, инде тәҗрибә туплаган өлкән апаларны укыту, аларны нәрсә белән булса да гаҗәпләндерү, миңа калса, кыен иде. Алдыбызда ул чорда рәсми танылу алмаса да, ләкин исеме әдәбият сөючеләр теленнә кергән Руслан Сөләйманов нәкъ үзе басып тора иде.
Укуыбыз Кушнаренко җирлегендә барганга күрә һәм, мөгаен, үзе дә шушы туфрактан булу сәбәпле, укытучы сүзне җиңел сораудан башлады: “Районнан чыккан шагыйрь-язучыларны атагыз”. Тынлык урнашты: без – укытучыны, ул безне сыный... Рәдиф Гаташ, Рәшит Гатауллин, Нәҗибә Әминева.... иң таныш исемнәр саналып беткәч, янә тынлык... Мөгаллим бездән дәвам итүебезне сорый. Әллә гади укучы булу образына кергәнбез, әллә тагын бер сәбәптән, башка исемнәр уйга килми бит... Берникадәр тынлыктан соң, шунда бер “үткер-үткерсезе” әкрен генә: “Руслан Сөләйманов!” – димәсенме... Укытучыбыз тыйнак кына елмаеп куйды да, исемлекне үзе дәвам итте. Шул чакта аның гадилеге, тыйнаклыгы, тәрбиялелеге һәммәсен дә әсир итте һәм укытучы-укучыларны үзара якынайтты. Гадилектән дә бөек көч бар микән ул?! Ә менә хәзер килеп мине алдыбызда тыйнак, сабыр холыклы инсан рәвешендә басып торган мөгаллим белән, шигырьләрендә туры сүзле, вакыты белән кинаяле, үткер каләмле, бунтарь күңелле шагыйрь бер кешедә ничек килешеп яши ала дигән уй туды...
Илек авылының сөекле улы Руслан Флүр улы Сөләймановның шагыйрьлек юлы тугач та, ягъни 1985 елның 16 июнендә үк, Аллаһы Тәгалә тарафыннан хәл ителгән булгандыр, күрәсең. Чөнки яхшы укутучы булырга өйрәнеп булса да, шагыйрь булу сәләте Ходай бүләгедәй тумыштан өләшенә. Әлеге йөкләмә-мирасны үзеңдә генә калдырмый, башкаларга да өләшү – изге бурычтыр.
Русланның иҗат юлына аяк басуына этәргеч бирүче сәбәпләрне барлыйк. Остазы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бакирова Нурания Вәгыйзь кызының туган телгә, әдәбиятка карата сөю уятуы, мөгаен, беренчесе һәм хәлиткече булгандыр. Язмам герое аңа рәхмәтле булуын әйтә. Киләчәк һөнәрне сайлавы да гаҗәпләндерми. Өстәвенә, бу карарга килүдә әнисе Фида Фидал кызының да йогынтысы зур. Русланның төп эше итеп укытучылыкны сайлавын гомерен балалар укытуга багышлаган әнисенең укытучыларга, аларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәтүе, аның тәрбия нәтиҗәсе дип тә карарга кирәктер.
Иҗатка тартылуның икенче чыганагы – нәселдән килгән сәләт. Баксаң, әтисе Флүр абый да яшьлегендә шигырьләр язган. Хәер, яшь чакта кем генә гашыйк булмаган да, кем генә шигырь язмаган, диярсез. Әмма тик кече Сөләймановта гына ул югары дәрәҗәдә чагылыш тапкан, дәвамлы булган. Тәүге тапкыр гашыйк булу – Русланга иҗат оеткысы салынган чор. Мәктәпне тәмамлаганда мәхәббәткә багышланган кырык сигез битле тулы бер дәфтәр тупланган иде дип искә ала ул. Уйлап карагыз, бу бит үзе бер җыентык... Ул шигырьләрне уку бәхете кемгә тиде икән?!.
Мондый саллы “хәзинә” туплаган егет урта мәктәпне тәмамлап, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Студент еллары иҗатка яңа мөмкинлекләр ача. Шигырьләре “Тулпар” журналы, “Кызыл таң”, “Өмет”, “Атна” гәзитләре битләрендә басыла башлый. Уку йортындагы “Тамчылар” иҗат түгәрәгенә йөреп канатын ныгыта. 2007 елда бер шәлкем шигырьләре “Акчарлак” альманахында дөнья күрә. Тамчылап-тамчылап җыелган иҗат җимешләре белән төрле конкурсларда җиңүләр яулый: “Таян Аллага!”, “Иделем акчарлагы” бәйгеләрендә “Поэзия” һәм “Драматургия” номинацияләрендә урыннар ала. Үзгәреп торучы тормышның үзеннән илһам алган егет күпкырлы, бай эчтәлекле шигырьләре яза, иҗат офыклары киңәйгәннән-киңәя бара. Һәм, ниһаять, “Китап” нәшриятендә “Уйларымны салдым сандалларга” исемле беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә.
Иҗатта гына түгел, эш баскычы буйлап та үсә ул. Хезмәт юлын Уфа шәһәрендә Совет районының 100нче санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Бүген Мәгарифне үстерү институтының Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында өлкән укытучы вазыйфасын үти. Шагыйрьлек осталыгын раслап, аны 2014 елда Башкортстан Республикасының Язучылар берлегенә кабул итәләр.
Үз юлын сызган Р. Сөләйманов әдәбиятта кемне иҗади остаз дип исәпләве хакында кызыксындым.
–Муса Мөлеков, Сәгыйдулла Хафизов, Суфиян Сафуанов, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдиновны остазларым дип билгеләр идем. Аларның белемнәре, миңа карата булган өметләре, тормыш тәҗрибәләре алтын тауларга торырлык, – дип җаваплады ул.
Чыннан да, әдәбиятта үз урыннарын тапкан шагыйрь-язучыларыбыз сабаклары заяга үтмәгән. Моны Руслан үзенең иҗаты белән дәлилли. Вакытында аның иҗатын бәяләп, республикабызның танылган шагыйре Мөнир Вафин түбәндәгеләрне әйткән: “Руслан шигырьләрендә сүз мәрҗәннәре, ялтырап торган энҗе-сәйләннәр дә җитәрлек. Мәсәлән, аның кояшы да җор, мәхәббәттә тоздан да шикәр тәме килә, йөрәге ялан кебек. Ягъни, кешечә түгел. Нәкъ кешегә охшамау, үзеңчә күрү һәм сурәтләү шагыйрьне шагыйрь иткән сыйфат та ул. Гел шулай, үз сукмагыңны яр! Очынасы, тел күрсәтәсе, сүгенәсе килә дип кенә торма. Башыңны югалып очын, телеңне тамырына кадәр чыгарып күрсәт, тозлап-борычлап сүген. Болар өчен үзең дә сүгелерсең. Берәүгә дә карамый, юлыңнан дәвам ит. Киләчәктә дә китапларның дөнья күреп торсын, җәен дә буран уйнат, күрмәгәннәрен күрсәт!” Бу сүзләргә колак сала Руслан, шуңа да бүген горурлык һәм тулы ышаныч белән:
–Остазлар сүзен тыңлап яшәп яткан чак. Җәен дә буран уйнатабыз. Утыз биш яшьне түгәрәкләгәндә шулай булырга тиештер дә... – ди.
Ә безгә аны юбилее белән ихлас тәбрикләргә һәм тормышның чагу мизгелләреннән ямь һәм илһам алып иҗат итүен телисе кала. Сүзне шагыйрьнең үзенә бирик, аның йөрәге, тынгысыз күңеленнән ургып чыккан яңа шигырьләрен укып кинәник.
Әлфия АРСЛАНОВА.