Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июнь 2020, 13:59

Уңайлы шартлар тудырыла

ТөзекләндерүУңайлы шартлар тудырыла

Төзекләндерү
Уңайлы шартлар тудырыла
«Башкорт ихаталары» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел Базар урамындагы 1, 1а, 3, 5 һәм 7нче, Николаев урамындагы 40, 42, һәм 44нче йортлар ихаталарын комплекслы төзекләндерү эшләре башланды.
Халык телендә «Шанхай» дип йөртелгән бу төбәкне барысы да беләдер, мөгаен. Аларның ихаталарында кем ничек тели абзар, ярдәмче бина, гараж төзегән иде. Күптән түгел халыкның үз белдеге белән төзелгән каралты-куралары сүтеп алынды, чүп-чар җыеп чыгарылды һәм мең квадрат метрдан артык мәйдан тигезләнеп, төзекләндерү эшләре башланды. Автомобильләр үтү юлы, җәяүлеләр сукмагы төсмерләнә дә инде. Төзүчеләр бордюр плитәләрен сала башлады. Көн саен төрле эшләргә ике берәмлек техника, алты кеше җәлеп ителә.
Комплекслы төзекләндерү ике елга исәпләнгән. Бу вакыт эченә җиде миллион сум акча үзәштереләчәк. Эшләрне «ДорСтройИнженеринг» җәмгыяте башкарачак.
Энергетиклар һәм элемтәчеләр үз хуҗалыкларын тәртипкә китерәә. Коммунальчылар алдан ук канализация системасын яңартып үзәк системага тоташтырган. Шулай ук теплотрассаның һава линияәре үзгәртеп корылган.
Альберт ВӘЛИЕВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: