Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июнь 2020, 16:56

Гаилә әгъзасы кебекләр

Гаилә әгъзасы кебекләр

8 июньдә илебездә унынчы тапкыр безнең һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне билгеләнде.

Социаль хезмәткәр көне – әһәмиятле бәйрәм. Ул бәла-казада калучыларга кайгы-хәсрәтләрен җиңелрәк кичерергә, нормаль тормыш шартларына тизрәк кайтырга, үзләрен дәүләтнең тулы кыйммәтле гражданнары итеп тоярга ярдәм итүчеләр хөрмәтенә булдырылган. Нәкъ алар башкаларның проблемаларын беренче чиратта үзләренә кабул итә, кайгыларын бүлешә, барлыкка килгән авырлыкларны хәл итү юлларын табуда булыша.

Социаль хезмәткәр һөнәре шәфкать туташы һәм юрист белемнәрен, психологик һәм педагогик ярдәм күнекмәләрен берләштерә. Моңардан тыш, бу һөнәр иясенә юмор хисе, кешеләр белән аралаша, аларны тыңлый белњ кебек сыйфатлар кирәк. Үзизоляция режимы, карантин, начар һава шартлары һәм башка шундый хәлләргә кармастан, социаль хезмәткәр һәрвакыт ярдәмгә килә. Ул азык-төлек китереп, йортны җыештырып һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итеп кенә калмый, ә үзенең йөрәген ярдәмгә мохтаҗларга өләшә. Социаль хезмәткәр һәрвакыт янәшәдә.

«Социаль хезмәткәр безнең өчен тылсымлы таяк кебек – һәрьяклап ярдәмчебез, гаилә әгъзасы. Изгелеге, рухи һәм физик терәк булганы љчен Гљлназ Гомәр кызы Сафинага ихлас рәхмәтемне юллыйм. Аңа һәм коммерцияле булмаган «Ышаныч-К» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим», – ди Илира Мәҗитова.

Бүген районда егерме дүрт социаль хезмәткәр 400дән артык өлкән яшьтәге гражданга йортларында социаль ярдәм күрсәтә. Апалар һәм абыйлар аларны ихтирам итәләр, якын кешеләре кебек күрәләр.

Эльза Гыйльманова белеме буенча биология һәм химия укытучысы. Социаль хезмәткәр һөнәрен егерме биш ел элек үзләштерә башлады. «Бу һөнәрне сайлаганнан бирле мин үзем хезмәтләндергән кешеләрнең тормыш һәм көнкүреш шартларын яхшырту өчен бөтенесен дә эшләргә тырышам. Әбекәйләрем, мин аларны яратып шулай дип атыйм, миңа бик кадерлеләр. Барысын да хөрмәт итәм, рухи яктан да терәк булырга омтылам», – дип билгеләде Эльза.
Коммерцияле булмаган «Ышаныч-К» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге узган ел дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны социаль хезмәтләндерү өчен Шәрип авылындагы стационарны үзгәртеп кору һәм ачу проектын уңышлы гамәлгәашырды. Ул өлкән яшьтәгеләрнең һәм инвалидаларның гомерен озынайту, тормыш шартларын яхшыртуны максат итеп куя.
Киләчәктә дә үз эшебезнең чын профессионаллары булып калырбыз дип ышандырабыз!
Халыкны социаль хезмәтләндерү бүлекчәсе.

Читайте нас: