Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июнь 2020, 18:00

Файдалы һәм уңайлы

Эчке эшләр бүлегендәФайдалы һәм уңайлы

Россия Федерациясе Президентының 2020 ел, 18 апрель Указына ярашлы, эчке паспортлары агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр гамәлдән чыккан паспортларны алыштыру таләп ителми. Мондый документлар 15 июльгә кадәр гамәлдә кала. Бу чорда нинди дә булса өстәмә белешмә соралмый. Шулай да аеруча кирәк булган очракта паспорт гадәттәге тәртиптә алыштырыла.

Бу очракта карантин чаралары таләпләрен үтәп, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә яки алдан телефон аша язылырга кирәк.

Шунысын да искәртәбез: әгәр паспортның гамәлдә булу срогы 2020 елның 1 февраленә кадәр чыккан булса, ул мотлак алыштырылырга тиеш.
Шулай ук 14 яше тулган балигъ булмаган балалар өчен паспорт алу срогы 15 июльгә кадәр кичектерелә. Бу 2006 елның беренче яртысында туган балаларга кагыла. Аларның шәхесен раслаучы документ булып туу турында таныклык яки элек бирелгән чит ил паспорты тора. Ләкин барлык гражданнарның да паспорт алу мөмкинлеге саклана. Срогы чыккан яки чыгачак паспортны алыштыру, яки югалган (урланган, бозылган) паспорт урынына яки 14 яшь тулу уңаеннан яңа паспорт алу өчен 8(34780) - 5-85-08 телефоны яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru) аша кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Россия Эчке эшләр министрлыгы әлеге вакытта карантин чаралары тәмамланганнан соң паспортны алыштыру сроклары һәм бирү тәртибен эшләү белән шөгыльләнә. Бу турыда соңрак өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Гаризаларны электрон төрдә бирүнең төп өстенлекләрен исегезгә төшерәбез:

-тәүлекнең кайсы вакыты булу, ял һәм бәйрәм көннәренә карамыйча иң уңайлы вакыт;

-йорттан, эш урыныннан чыкмыйча интернет челтәренә тоташкан теләсә кайсы автоматлаштырылган эш урыннан (компьютердан) җибәрү;

-эш (уку) урынында расланган кәгазь формадагы гариза таләп ителмәү;

-законда каралаган документларны паспорт алганда тапшыру;

Гариза дөрес тутырылмаган очракта электрон төрдә консультация бирү.

Гаризада хаталар яки төгәлсезлекләр киткән очракта ул моның сәбәпләрен җентекле аңлатып, кире кайтарыла.

Эчке эшләр бүлегенә шәхсән бер генә тапкыр килергә була.

Шәхси кабинетта документның тутыруның барлык этапларын күзәтергә мөмкин.

Регламентта каралган срокта гражданинның шәхси кабинетына документ алу өчен чакыру җибәрелә.

Азат ЗӘЙНЕТДИНОВ,

Эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы.

Читайте нас: