Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 Май 2020, 13:39

Җир турында закон бозылган

Район прокуратурасында Җир турында закон бозылган

Район прокуратурасы җирле үзидарә органнарының җир турында законнарның үтәлешен тикшерде. Аның барышында законны тупас бозу фактлары ачыкланды.

Первушино авылында җир участогын арендалаучы, чынлыкта булмаган 7,2 квадрат метр мәйданлы йортка милек хокукын законсыз теркәп, район хакимиятеннән кадастр бәясе 960 мең сумлык 2 мең квадрат метр мәйданлы җир участогын торг үткәрми генә район хакимиятеннән ташламалы хакка – нибары 28 мең сумга сатып ала.

Прокуратура үткәргән тикшерү бу җир участогында күчемсез милек объектлары булмавын күрсәтте. Шуңардан чыгып, милекченең торак йортка хокукы юклыгын тануны, җир участогын сату буенча килешүне гамәлдән чыгаруны һәм аны муниципаль корылыш милкенә кайтаруны таләп итеп, судка иск гаризасы җибәрелде. Суд прокуратура таләпләрен тулы күләмендә канәгатьләндерде.

Җирдән файдаланучының гамәлләрендә җинаять билгеләрне булу-булмауга бәһа бирү өчен материаллар район эчке эшләр бүлегенә җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Марат БАСЫЙРОВ, район прокуроры.

Читайте нас: