Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 Май 2020, 12:49

Бер-берсен тапкан ике бәхетле

ГаиләБер-берсен тапкан ике бәхетле

Соңгы вакытларда авыл яшьләренең күбесе еш кына туган нигезен зур калага алмаштыра башлады. Гаҗәпләнәсе түгел, ни дисәң дә, шәһәр мәдәни ял итү, һөнәри үсеш вәгъдә итә. Ләкин яшьләр арасында авыл рухы, мохите белән янып яшәгән, табигатькә якын торучы кешеләр дә бар әле. Тарабердино авылында гомер итүче Алина һәм Руслан Беляевлар гаиләсе нәкъ әнә шундый. Алар ыгы-зыгылы, тынгысыз шәһәр тормышына караганда туган туяктә хезмәт салуны өстенрәк күрә.
Бер-берсенә күрше булган Алина белән Руслан балачакларында бергә уйнап, үсмерлек чорында шул вакыт љчен модадагы видеотасмалар белән алмашып, дус-аралашып яшиләр. Әмма Руслан әти-әнисе белән район үзәгенә күчеп китә. Моңа карамастан, кыз белән егет арасындагы җылы хисләр сүрелми – алар очраша башлый. Берникадәр вакыттан егетне армия сафына чакыралар.
– Бу безнең иң озак күрешми торган чор булды. Аны озатып калдым, көтеп алдым һәм 2011 елда әти-әниләребез безгә гөрләтеп туй ясады, – дип бүлеште Алина гаиләләре туу мизгелләрен искә төшереп.
Моңа кадәр Руслан үз көче белән зур булмаган йорт салырга да өлгергән була инде. Яшь гаилә аерым дөнья көтә башлый. Әмма гаилә башлыгы моның белән генә туктап калмый, гаиләсе өчен инде зур һәм иркен йорт тергезүгә тотына.
2012 елда беренче сабыйлары – Камилла дөньяга аваз сала. Беляевлар кызларына янәшәдә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган картәни-картәтиле, саф һавалы туган төяктә яхшырак булачак дигән карарга киләләр һәм авылда калалар. Монда карарга килүдә бакча-ындырлы йортлары булуы да, һичшиксез, әһәмиятле роль уйный. Алга таба Алина бәби табу йортыннан бер-бер артлы тагын да ике кыз – Карина белән Самираны алып кайта.
– Белмим ни өчен, үземне күпме хәтерлим, һәрвакыт минем өч балам була дия торган идем. Аллаһы Тәгалә мине ишеткәндер, мөгаен. Алар белән азга гына да аерылышып торалмыйм. Өлкән кызыбызны, коронавируска бәйле хәлләр башланганчы, мәктәптән дә түземсезләнеп көтеп ала идем. Әлбәттә, аларны әти-әниләребездә калдырган очраклар да килеп чыгып тора, – ди өч кыз анасы.
Руслан Беляев озак вакыт районның элемтә системасында хезмәт сала. Соңгы чорда Себер якларына чыгып китеп эшләргә мәҗбүр. Ә ял көннәрен рәхәтләнеп гаиләсе белән үткәрә.
Бүген Алина һәм Руслан үз көчләренә ышанырга өйрәнгән ныклы гаилә. Алар гаиләне үзебез өчен төзедек, балаларны да үзебез өчен таптык диләр. Шуңа һәрнәрсәгә һәркем үзе ирешергә тиеш дип исәплиләр. Бәлки шуның өчен дә алар бер-берсенә хөрмәт белән карый, үзләренең һәм балаларының кадерен беләдер.
Уртак эш булса, гаилә ныклы була, диләр. Чыннан да, көн саен бергәләп йорт һәм хуҗалык мәшәкатьләрен башкарып, гаилә иминлеге хакына эшләгәндә, аның һәр әгъзасы үзен кирәкле һәм алыштыргысыз, бербөтеннең бер өлеше итеп тоя. Алина белән Русланны берләштергән тагын бер уртак мавыгулары да бар икән, аны хәтта балалары да үз итә.
– Тормыш иптәшем яхшы гаилә башлыгы, кызларын бик нык сөя, эшкә булсынмы, башкагамы – җиңел кузгалучан. Кызларыбыз әле кечкенә булса да, без сәяхәт итәргә яратабыз, табигатькә чыгабыз, саф һаваны үз итәбез. Бергәләп китап укыйбыз, кунакка йөрибез, туган көннәрне үткәрәбез. Әтиебез өйдә чакта җыелышып табигать кочагына чыгу – безнең өчен көтеп алынган чын бәйрәм. Дусларыбыз да күп, алар белән бергә балык тотарга барабыз, шашлыкка чыгабыз. Балаларыбыз да безнең кебек үк үзара дус булуларын телим, – ди Алина.
Гаилә корып яши башлаганнарына сизелми генә тугыз ел үтеп тә киткән. Өлкәннәре Камилла беренче сыйныфны тәмамлый, уңышлары белән әти-әнисен сөендерә. Сүз уңаеннан, аның гәзитебезнең электрон версиясендә оештырылган бәйгедә катнашып җиңүче булганын да исегезгә төшерәбез. Карина – балалар бакчасы тәрбияләнүчесе. Ә Самирага нибары яшь тә ике ай гына әле. Ул әлегә үзе өчен әйләнә-тирә дөньяны ача.
Әти-әниләре билгеләвенчә, кызлар һәркайсысы төрлечә холык-фигыльле. Шуңа да һәрберсенә үзенә игътибар таләп ителә. Әмма бу Беляевлар өчен сөенечле мәшәкатьләр.
Алина чигәргә, бәйләргә ярата. «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт салган ханым әле декрет ялында, эшемне дә сагынам ди.
– Югары белем алырга мөмкинлек биргәне өчен тормыш иптәшемә чиксез рәхмәтлемен. Руслан ышанычлы булганга, тыныч күңел белән сессиягә бара идем, – ди хуҗабикә.
Ире эштә чакта берсеннән-берсе кечерәк балаларны карарга ничек өлгерүе турында сорагач, ул гади генә итеп:
– Әйе, авырга туры килә. Тик мин башка төрле тормышны күз алдына да китерә алмыйм, балаларым дип яшим, алар белән куанам, көяләнәм. Беренче елмаюлары, сүзләре, дуслары... барысы да миңа кадерле. Хезмәт юлының бер генә баскычы да балаң – синең тормыш дәвамчың китергән шатлык-куанычны бирә алмаячак. Мин бәхетле! Гаиләм зур дип уйламыйм, без күп түгелбез, күпме тиешбез, шулчаклы гына, – дип җавап кайтарды.
Авылда һәр гаилә уч төбендәгедәй күренеп тора. Беляевлар турында да бер-берсен тапкан ике бәхетле диләр һәм аларның көмеш, алтын һәм башка гаилә юбилейларын мотлак билгеләячәкләренә ышаныч белдерәләр.
Читайте нас: