Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 Май 2020, 17:45

Башлангычлар яклау тапты

Эшкуарлык сђгатеБашлангычлар яклау тапты

Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы эшкуарлык сәгатендә ике проект каралды.

Шушы юнәлештә эшчәнлек белән шактый еллар шөгыльләнгән шәхси эшкуар Кушнаренко авылының үзәк мәйданындагы бер бинага матур төс бирергә ниятли. Реставрация проекты алган да инде. Ләкин аны кайбер органнар белән яраклаштырасы бар. Чөнки бина арихитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән.

Икенче мәсьәлә итеп Горький авыл биләмәсенең Сәет авылы янында крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру турында проект каралды. Үз эшен башлаучы фермер илле башка кадәр ит һәм сөт токымлы сыер асрау, терлекчелек продукциясе күләмен арттыруны планлаштыра. Проектны гамәлгә ашыру өчен 7,5 миллион сум инвестиция таләп ителә. Аның өчтән бер өлешен фермер үзе финансларга уйлый. Әлеге көнгә сыерлар абзары бинасын сатып алган. Көтүлек һәм чәчүлекләр өчен җир алу, бинага газ кертү мәсьәләләрен хәл итәсе бар.

Башлангычлар район җитәкчесе тарафыннан яклау тапты. Очрашу йомгаклары буенча вазыйфалы затларга тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Читайте нас: