Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 Май 2020, 12:12

Санлы сайлаулар үткәрергә мөмкин

ОфициальноСанлы сайлаулар үткәрергә мөмкин#ВладимирПутин

РФ Президенты В. Путин «Җиденче чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауларда һәм Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда санлы сайлау участокларында тавыш бирү экспериментын 2020 елга озайту турында» Федераль законга кул куйды.

Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2020 елның 12 маенда кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 2020 елның 20 маенда хупланган иде.

Федераль закон Русия Федерациясенең актив сайлау хокукына ия булган гражданнарына үзләренең актив сайлау хокукын гамәлгә ашыру өчен өстәмә шартлар тудыру максатын күздә тота. Ягъни алар, тавыш бирү көнендә сайлау округыннан читтә булган очракта, эксперимент тәртибендә махсус ясалган санлы сайлау участокларында тавыш бирү мөмкинлегенә ия була ала.

Санлы сайлау участокларында тавыш бирү Федераль закон нигезендә җиденче чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар һәм Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына 2020 елның 13 сентябрендә узарга тиешле сайлаулар барышында үткәрелергә мөмкин.

Әлеге экспериментны үткәрүгә «2019 елның 8 сентябрендә Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауларда һәм Русия Федерациясе субъектларының югары вазыйфалы затларын (Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләрен) сайлауларда Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә төзелгән санлы сайлау участокларында тавыш бирү экспериментын уздыру турында» Федераль законны гамәлгә ашыруның уңай тәҗрибәсе ярдәм итте.

Читайте нас: