–Ришатны Фидрат кына чегәннәргә сатмады микән, – диде беркөнне Фәнил.
–Юк. Алар ул көнне хатыны белән шәһәргә киткәннәр иде. Кәримә апа өйләрен алып калган иде. Мин баланы эзләп йөргәндә, иң беренче Кәримә апага кердем. Ул шунда әйтте. Кич-иртә сыер савам, кыярларга су сибәм, – диде.
Көннәре – көн, төннәре – төн булмады Рәшидәнең. Тик вакытны бәйләп куеп булмады. Көн артыннан көн үтте, шулай айлар, еллар су кебек акты.
Ришатны югалтуларының бишенче елында Рәшидә дөньяга кыз бала китерде. Баласын кулына алгач, улын сагынуын тыя алмады, күз яшьләренә ирек бирде.
–Кызым булды, улым да кырымда булса, нинди бәхетле әни булыр идем лә мин, – дип елады хатын.
Аннан күрәзәче карчыкның әйткән сүзләрен исенә төшерде:
–Күчеп китәргә кирәк сезгә, күчеп китәргә...
Хәлен белергә, кызлары туу белән котларга килгән иренә дә:
–Фәнил, безгә күчеп китәргә кирәк моннан, – дип сүз башлады.
Баштарак ире бу сүзләргә игътибар итмәде, соңыннан күнде. Алучы булганда дип, ару гына хакка өйләрен сатып җибәрделәр, банкка да ару гына бурычка керделәр. Шәһәргә барып бәләкәйрәк кенә ике бүлмәле фатир алып, күченеп киттеләр.
Аларның дөнья таратып күченүләренә иң шатланганы Фидрат булды. Кайчандыр Рәшидә аны түгел, Фәнилне иш иткәненә эчтән генә кора көйде. Үч алу юлларын эзләде. Тапты.
Рәшидә белән Фәнилгә гомер буе оныта алмаслык бала кайгысы салды. Ә аның Рәсимәсе бер-бер артлы бәби алып кайтып сөендермәде. Алар өендә бала елаган, уйнаган, көлгән тавыш ишетелмәде.
Барысын да алдан уйлап эшләде ул. Рәсимәсенә әйтеп куйды:
–Апаның туган көненә дә барып булмас. Алдан булса да барып күреп кайтыйк. Базарга барырбыз, өскә-башка да җәйге киемнәр кирәгер.
Иренең шәүләсеннән курыккан хатын, кичтән үк күрше карчыкның ризалыгын алды. Иртән-иртүк көтүне кугач, өй алдындагы вак-төяк эшне бетергәч, шәһәргә китеп тә бардылар. Күчтәнәчләрен төяп барып керделәр алар ирнең апаларына.
–Апа, син киленеңне әзрәк кибетләр күрсәтеп кайт инде, яме, – диде Фидрат. – Мин дә йөрештереп кайтыйм, бәлки берәр җирдә пычкы очрар. Авыл җирендә үзеңнеке булмаса, кешедән алып торып булмый.
Рәсимәләр ярты шәһәрне әйләнеп, бер капчык чүпрәк-чапрак төяп кайтканда Фидрат өйдә юк иде әле. Ул кайтканчы, дип хатыннар ашарга пешерде. Пешкән аш суынырга да өлгерде, тик ир кайтмады. Тик соңлап, караңгы төшкәч кенә кайтып керде ул.
–Озак йөрдең, туганым, – дип шелтәләп алды аны апасы.
–Иске танышларга кергән идем, шуңа озак торылды, – диде тегесе.
Икенче көнне алар парлашып кибетләрдә йөрделәр, тагын бер сумка чүпрәк җыйдылар. Көндезге чәйне эчкәч кенә кайтыр юлга чыктылар. Алар шәһәрдән кайтканда автобус бала югалу турындагы хәбәр таралган иде.
Икенче көнне үк Фидрат төзелеш эшләрен яңартып җибәрде. Гаражы эченә тирән итеп баз чокыды. Элекке базын балчык белән ташып күмеп, өстенә шомырт агачы утыртып куйды. Агачы әрсез булды, тиз тамыр җибәрде. Иртә яздан шау чәчәккә күмелде, тик җимеш кенә бирмәде. Шомыртлары яшел көйгә коелып бетәр иде.
Кызлары Тәнзиләнең мәктәпне тәмамлаган елында, сагынуларына гаме калмагач, Рәшидә белән Фәнил туган авылларын күреп килергә уйладылар. Еллар үткән саен, андый бәхет хәзер бик сирәк эләгә шул. Әти-әниләре күптән вафат, туган нигез башкаларга күчкәч, ерак булса да туган-тумача да калмаган. Шулай да күршеләре Кәримә апаның кызы Миләүшә аларны күрергә һәрчак шат. Әнисен карарга шәһәрдән күчеп кайтты да, башкача анда китмәде. Әкрен генә, үзенчә дөнья көтеп ята, читтәге балалары кайтып ярдәм итеп торалар.
Чәй эчеп, авылны әйләнеп кайтканнан соң сүз артыннан сүз чыгып, Миләүшә әйтеп алды:
–Фидрат та китеп барды быел кыш. Бик интегеп, әрнешеп ятты, – дип өстәде.
Күрше авылга вак-төяк йомыш белән барган ул көнне Фидрат. Кышкы көн кыска. Ул караңгыга калган. Ашыгып, тизлекне нык арттырган ахры, машинасы тигез юлда әйләнгән. Ир машина астында калган. Аяклары кысылган, чыга алмыйча интеккән. Иртәнге якта гына күреп, дәваханәгә китергәннәр. Табиблар сынган-туңган аякларын кискәннәр. Кыш буе интегеп яткан ир.
Язга чыккач кына мәрхүм булып куйган.
Чәй табыныннан кузгалып, сөйләшеп утырганда ишекне үзе сыерлык кына ачып, Рәсимә килеп керде.