Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 Май 2020, 17:42

Игътибар: балалар!

ЮХИДИ хәбәр итә һәм искәртәИгътибар: балалар!

Агымдагы елның дүрт аенда республикада балигъ булмаганнар катнашлыгында 386 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 4 бала һәлак булды, 87се төрле тән җәрәхәтләре алды. Балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә юлларда ундүрт бала имгәнде.

56 авариядә балалар пассажир сыйфатында зыян күрде. Аларда ундүрт бала һәлак булды, 87се – имгәнде. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу сәбәпле, ике бала зыян күрде. Балигъ булмаган җәяүлеләр катнашлыгында 29 юл-транспорт вакыйгасы булып, утыз малай һәм кыз каза күрде.

Дәүләт автоинспекциясе 5 июньгә кадәр «Игътибар: балалар!» дигән комплекслы махсус чара үткәрә. Аның барышында юл-патруль хезмәте нарядларының игътибары юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар тарафыннан кагыйдәләр бозуны искәртүгә, шулай ук автобусларда балалар йөртү таләпләрен катгый үтәүне күзәтүгә юнәлтелә. Балалар тарафыннан Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә контрольлек итү буенча рейдлар оештырыла.

12 яшьтән кече балаларны пассажир сыйфатында йөрткәндә аларны утыргычта тоту җайланмаларын куллануга аеруча игътибар биреләчәк. Урамда уйнап йөргән балалар да хәвеф тудыра.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пунктының яңа редакциясендә: Тәүлекнең караңгы вакытында яки җитәрлек күренмәгәндә юл аша чыкканда һәм юл читеннән барганда җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементлары булырга һәм алар транспорт чараларын йөртүчеләргә күренеп торырга тиеш.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызны юлларда һәм урамда караучысыз калдырмагыз, аларны юл кагыйдәләренә өйрәтегез.

Балалар! Юлларда œзегезне тәртипле тотыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез. Иминлелегегез үзегезнең кулда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүегез һәм үтәвегез сезне бәла-казалардан саклар.
Урам хәрәкәтендә катнашучы өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсе килә: машина юлында уйнап йөрүче яки юл кагыйдәләрен тупас бозучы балаларга карата битараф булмагыз, андыйларны кисәтегез. Моның белән сез аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырсыз.
Хөрмәтле шоферлар! Балаларга игътибарсызлык хас булуын истә тотыгыз. Юллар һәм урамнарыбызны хәвефсез итик.

Илдус ӘХМӘТОВ, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы.

Читайте нас: