Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 Май 2020, 16:56

Район прокуратурасында

Район прокуратурасында

Җәза катыланды
Республика Югары суды район прокуратурасы юллавы буенча 25 яшьлек Кушнаренко кешесенә карата хөкем карарын катыландырды.
Элегрәк район суды аны шактый күләмдә наркотик матдәләр сату һәм зур күләмдә наркотик матдәләр саклауда гаепле дип тапкан иде. Ул өч ел сынау шарты белән шартлы рәвештә алты елга иректән мәхрүм ителде.
Суд барышында гаепләнүченең узган елның июлендә танышына 0,5 грамм синтетик наркотик матдәне 1 мең сумга сатуы ачыкланды. Оператив-эзләү чаралары вакытында ул җинаять урынында тотылды. Гаепләнүчедән 2,6 грамм наркотик матдә тартып алынды.
Алдан тикшерү органнары 2,6 грамм наркотик матдәне законсыз рәвештә сатарга маташуда гаепләде. Ләкин беренче инстанция суд аның гамәлен наркотикларны сату максатыннан башка саклау дип билгеләде.
Суд карары белән ризалашмыйча, прокуратура апелляция бирде. Республика Югары суды прокуратура дәлилләре белән килеште һәм хөкем ителүченең гамәлләрен наркотик матдәне законсыз саклаудан зур күләмдә сатарга маташу дип үзгәртте. Ул каты режимдагы холык төзәтү колониясендә дүрт ел иректән мәхрүм итүгә хөкем ителде џәм суд залында ук кулга алынды.
Марат НАСЫЙРОВ, район прокуроры.
Читайте нас: