Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 Май 2020, 17:52

Изгелек юлда ятмас

Изгелек юлда ятмас

Һәр кешенең ихтыяҗы төрлечә. Ашауга да акча чамалап кына тотынылган әлеге авыр мәлдә күп нәрсәгә мохтаҗлык туа. Шул чакта ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр булуы бик сөенечле.
Район үзәгендә яшәүче күпбалалы Нәсия һәм Ришат Гәрәевлар гаиләсе дә үзләре кебек үк күпбалалы гаиләгә бушлай бер машина ярылган коры утын белән ярдәм итәргә була.
– Без өч бала тәрбиялибез. Бүген күпләр коронавирус пандемиясе сәбәпле катлаулы тормыш хәлендә калды. Балалары булган, өстәвенә эшен югалткан кешеләргә аеруча авыр. Хатыным белән киңәшләштек тә кешеләргә елның суык вакытында иң кирәкле нәрсә – җылылык белән ярдәм итәргә булдык, – дип сөйләде гаилә башлыгы Ришат Рәшит улы.
Йортлары каршына утын төягән машина туктагач, Япарка авылында яшәүче күпбалалы Рәмилә Мөфтәхетдинова бик гаҗәпләнде. Унбиш һәм унике яшьлек кызлары һәм җиде яшьлек уллары үскән шушы гаиләне ярдәм күрсәтү өчен сайлап алганнарын Нәсия һәм Ришат та хуҗабикәгә озак аңлатырга туры килде. Рәмилә бүләккә чиксез сөенде.
– Бүген гаиләбездә чын бәйрәм. Йортыбызны мич ягып җылытабыз. Хәзер инде бер проблема кимеде. Гәрәевлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим. Тормышыбызның катлаулы мәлендә безгә шундый зур һәм кирәкле бүләк ясадылар, – дип сөенече белән уртаклашты ул.

Читайте нас: