Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 Май 2020, 11:28

Рус җыры яңгырады

Онлайн конкурсРус җыры яңгырады

2012 елдан башлап бу бәйрәм ике елга бер тапкыр үткәрелә иде. Ләкин быел коронавирус буенча пандемия тормышыбызга төзәтмәләр кертте. Үзизоляция шартларында бәйгедә катнашучылар видеоязмаларын чараны оештыручыларга җибәрделәр. Ә алары, үз чиратында, язмаларны социаль челтәрләрдә урнаштырды. Мәдәният бүлеге тырышлыгы белән әлеге конкурс район үзәгеннән генә түгел, бәлки авыллардан да иҗади коллективларның игътибарын җәлеп итте.

Роза Сабурова, Розалия Усманова, Рәфис Бакиев, Лена Вәлиева һәм Гөлназ Ханнановадан торган жюри комиссиясе һәркөнне видеоязмаларны карап, үз бәһаларын терки барды.

1 Майда бәйге нәтиҗәләре игълан ителде. Байталлы авыл мәдәният йортының «Чулпылар» балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе Зәнфирә Габделкәримова) һәм Кувыково балалар бакчасының «Веселые ребята» вокаль ансамбле (Флүрә Баженова) диплом белән бүләкләнде.

Бардовка авылы мәдәният йортының «Сорока» вокаль квартеты (җитәкчесе Валентина Токунова) һәм Самира белән Азалия Латыйповалар дуэты шулай ук лаеклы бәһаланды.
Тирә-як авылларда билгеле җырчы Алевтина Дамилина һәм Иске Баскак авыл мәдәният йортының «Черемушки» хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышлары шулай ук югары бәһаланды.
Жюри комиссиясе җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә билгеләде. Фәния Хәйретдинова – «Тамашачы мәхәббәте», Нэли Никитенко – «Сирәк яңгыраучы рус халык җырлары һәм такмаклары», Антонида Дружинина – «Халык җыры», Валентина Князева – « Артистлык осталыгы», Ольга Самарина «Рус халык иҗатының мәдәни-рухи мирасын саклау һәм үстерү», Эльвира Завьялова – «Җыр авторы», Тамара Санникова – «Рус халык такмакларын иң яхшы башкаручы» һәм Гөлназ Ильясова «Күңелләрне әсир итүче» номинацияләрендә дипломант булдылар.
«Соловушки» рус халык җыры ансамбле, «Калинка» халык фольклор ансамбле, Бардовка авыл мәдәният йортының «Сударушка» хатын-кызлар вокаль ансамбле, Иске Баскак авыл мәдәният йортының «Русские напевы» хатын-кызлар вокаль ансамбле, Кувыково авыл мәдәният йортының «Березка» хатын-кызлар ансамбле, жюри комиссиясенең югары бәһасын алды һәм үз номинацияләрендә җиңүче дип табылды.
Беренче тапкыр онлайн режимда үткәрелгән рус җыры һәм такмагы бәйрәме кешеләрдә халык җырына мәхәббәтнең сүрелмәвен күрсәтте. Иҗади коллективлар һәм ялгыз башкаручыларның осталыгы елдан-ел арта бара. Аларның үз чыгышлары өстендә ныклы эшләүләре күренеп тора. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсысы чыгышына нинди дә булса иҗади яңалык, үзенчәлек керткән.
Бу бәйрәм районның тагын да бер визит карточкасына әверелде. Киләчәктә талантлы якташларыбызның чыгышларын компьютер һәм телефон экраннарыннан гына түгел, бәлки сәхнәдә дә күрербез дип өметләнәбез.
Чагу җыр бәйрәменә йомгак ясаганнан соң хаклы рәвештә рус җыры төп җиңүче булды дип әйтә алабыз.

Читайте нас: