Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 Май 2020, 13:11

Тик алга!

Яшьләр проектлары конкурсыТик алга!

Һәр елны яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы үткәрә. Быел аңа җыенысы 8,6 миллард сумга дәгъва итүче 10 007 эш тапшырылган иде. Башкортстан Республикасыннан 11 проект җиңүче дип табылды һәм 3 миллион 279 мең сумлык грант белән бүләкләнде.
Безнең районнан «Азатлык» волонтерлар клубы әгъзасы Елизавета Пятаеваның «Гаилә скверы» проекты (җитәкчесе Г.Насыйрова, мөхәррире Ю.Рызбаева) тәкъдим ителде. Ул җиңүчеләрнең берсе дип табылды һәм проектны гамәлгә ашыру өчен 200 мең сумлык грантка лаек булды.
Район яшьләре катнашлыгында Тарабердино төбәгендә быел ук Гаилә скверы төзеләчәк. Тарабердинолыларның чараларда бердәм катнашуларын билгеләү күңелле. Күптән түгел алар «Яшел Башкортстан» акциясенә кушылдылар. Чарада төрле агач һәм куаклар утыртылды. Быел пандемия сәбәпле чикләүләр кертелгәнлектән, аны бик киң үткәреп булмады. Катнашучылар барлык хәвефсезлек чаралаларын үтәп, тиешле дистанциядә эшләде. Ләкин кыенлыклар безне куркытмый. Алга, тик алга!
Лизаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз, яңадан-яңа грант биеклекләрен яулавын телибез!
Яшьләр сәясәте һәм спорт секторы.
Читайте нас: