Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 Май 2020, 12:58

Бәхетле нигездә

Гаилә Бәхетле нигездә

Тату ныклы гаилә – чын язмыш бүләгедер. Бу төшенчәгә һәркайсыбыз үз мәгънәсен салсак та, күпләребез район үзәгендә яшәүче Гөлназ һәм Фидан Гыйләҗев кебек – сөекле парың, шат балалар авазы тулган олы йорт ул дип билгеләр иде, мөгаен.

Алар район дәваханәсендә очраша. Яшь участок уполномоченные Фидан Гыйләҗев бирегә эше буенча килгән була һәм шул вакытта аның игътибарын Гөлназ исемле гүзәл кыз җәлеп итә. Егет бер күрүдә гашыйк була.

– Танышып, очраша башладык. 2008 елда әти-әниебез ярдәмендә зур туй ясап, өйләнештек. Бүген үзебез өч бала әти-әнисе инде, – дип сүзен башлады Гөлназ.

Ишле гаилә учагын саклаучы ханымның йөзендә бәхет чаткылары балкый. Аның тормышта иң элек газиз кешеләренең мәнфәгатьләре белән яшәве күренеп тора.

– Кечкенәдән балаларым күп, ышанычлы тылым булуы турында хыялландым. Бу мәсьәләдә Фидан белән карашларыбыз тулысынча туры килә: безнең өчен иң мөһиме – гаилә иминлеге. Тормыш иптәшемнең хәстәрлеге һәм игътибары миңа иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч һәм тынычлык өсти, – ди Гөлназ.

Фиданның күп вакыты эштә үтә. Ул – Эчке эшләр бүлегенең дежур частенда оператив дежурный. Чын ир буларак, ул хатыны һәм балалары турында һәрвакыт кайгыртып тора.

– Якыннарымның бәхетле йөзләрен күрсәм, алар љчен моңа кадәр эшләмәгән рәхәтлекләр тудырасым, аларны сөендерәсем килә. Эшем тыгыз булуга карамастан, хатыныма һәрвакыт ярдәмгә килергә әзермен, – ди ишле гаилә башлыгы.
Гыйләҗевлар үзләренең иркен, зур һәм каралган йортында яшиләр. Әлегә Гөлназ вакытлыча эшләми. Гаиләдә күп кенә гореф-гадәтләр, яшәү тәртибе үз әти-әниләреннән мирас булып күчкән. Гөлназ һәм Фидан, алар кебек үк, һәрнәрсәне бер-берсе белән киңәшләшеп, бергә тормышка ашырырга күнеккән.

Гыйләҗевлар менә унике ел инде килешеп дөнья көтә. Бу дәвердә гаилә өч бала – ике ул һәм бер кыз белән ишәйде. Гөлназ белән Фидан гаилә учагының җылысын югалтмыйча, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, яраткан балаларын тәрбияләп яшиләр.

–Балаларыбызның бар нәрсәсе булуын телибез. Моның өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз, – ди Гөлназ.

Чыннан да, сәламәт, талантлы балаларына карап, әйтелгәннәрнең барысы да хак булуына төшенәсең. Өлкәннәре Айвар һәм уртанчылары Әлгис 1нче урта мәктәптә белем ала. Моңардан тыш, музыка мәктәбендә дә шөгыльләнәләр. Айвар фортепианоны сайлаган, ә Әлгискә баян якынрак. Укытучылары да алар белән бик канәгать. «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Сәйдә бию белән мавыга.

Гаиләнең күп кенә мәшәкать-эшләре нәкъ хатын-кыз җилкәсенә төшә. Әңгәмәдәшемнән боларның һәммәсенә ничек өлгерүе турында сорыйм. Ә ул:

– Өлгерәм, мин бит әни, – дип елмаеп җавап бирә.

Бу сүзләр белән барысы да әйтелеп бетелә... Шундый зур, тату гаиләләргә карап сокланмыйча мөмкин түгел. Тормыштагы иң мөһим бурычыбыз – балалар үстерү, аларны бәхетле итү, киләчәктә алар үзләре дә әти-әниләре үрнәгендә уңайлы җылы оя корырдай итеп тәрбияләү. Ә Гыйләҗевлар балалары өчен генә түгел, башкаларга да яхшы үрнәк.

Фото гаилђ альбомыннан.

Читайте нас: