Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2020, 16:37

Җиңү көне тантаналары

Бәйрәмнәр Җиңү көне тантаналары

Районда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналар үтте. Быел аны бљтен илебез үзенчәлекле, ләкин тантаналы билгеләде. Бүген барысы да үзгәрсә дә, шушы көнгә, Бөек Җиңү бәйрәменә мөнәсәбәтебез үзгәрмәде. Парадларсыз, зур митингларсыз булса да, без аны лаеклы билгеләдек.
Кушнаренко авылының Җиңү паркында муниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Альберт Локманов, районның мактаулы гражданины Альберт Әхмәтшин, хәрби комиссар Әдип Галиәхмәтов Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган кушнаренколылар һәйкәленә чәчкәләр салды. Район үзәгендә яшәүчеләр көн дәвамында Советлар Союзы Геройлары бюстларына һәм якташларыбыз исемнәре язылган стелага кызыл канәферләр китерде.
Җыелучылар илебез азатлыгы өчен һәлак булучыларны бер минут тын калып искә алды. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре залп бирде.
Тантанада катнашучылар кушнаренколыларны видеоязма аша тәбрикләде.
Сугышчы-интернационалистлар сугыш ветераннары Хөсәен Галләм улы Фәрхетдинов һәм Нурлыгаян Сафа улы Шафинның йортлары алдыннан символик Җиңү парадында үтте. Район җитәкчеләре һәм кунаклар сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт һәм ихтирам сүзләре юллады.
Бу көнне барлык ветераннарның йортларында була алмадылар. Ләкин район башлыгы һәр ветеранны шәхсән котлады.
Кич район үзәге күгендә бәйрәм салюты балкыды

Читайте нас: