Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 Май 2020, 13:08

Төрле юнәлештә

Эшкуарлык сәгатеТөрле юнәлештә

Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы эшкуарлык сәгатендә фермалар оештыру, умартачылыкны үстерү, автозаправка станциясе ачу турында һәм башка мәсьәләләр каралды.
Шәрип авылында фазан ите һәм йомыркасы җитештерү, спорт аучылыгы оештыру өчен ферма ачу планлаштырыла.
Икенче инвестор Рәсмәкәй авыл биләмәсендә ит җитештерү максатында мөгезле эре терлек фермасы ачарга ниятли.
Тагын да бер проект Әхмәт авылында бал кортлары үрчетү, умартачылык продукциясе җитештерү һәм сатуны күз уңында тота.
Шәрип авылында автозаправка станциясен ачу проектын тәкъдим иткән инвесторның бу юнәлештә эш тәҗрибәсе бар. Ул хәзер дә чагыштырмача түбән хакка ягулык сату белән шөгыльләнә.
«Башкорт фермеры» авыл хуҗалыгы кооперативы тәүлегенә 500 литр сөт продуктлары җитештерергә сәләтле цех ачу проектын тәкъдим итте. Ул җиһазлар сатып алган, әлеге вакытта модульле цехны коралар.
Киңәшмәдә шулай ук балык үрчетә һәм аны эшкәртү турында ике проект каралды. Аларны тәкъдим итүче инвестор әзер балык продукциясен дә алып килгән иде.
Читайте нас: