Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2020, 17:04

Өр-яңага әйләнделәр

Мактаныйпм алыйк әлеӨр-яңага әйләнделәр

«Һәрбер кеше еллар үткән саен аш бүлмәсендәге савыт-саба беренчел тљсен югалтуы турында белә. Хәтта иң пөхтә, иң чиста хуҗабикәләрнең таба, кәстрүл һәм камыр пешерү формалары еш тотынудан үзгәрә. Пешерү барышында барлыкка килгән корым, май савыт-сабаның төбенә утыра, кырыйларына җыела. Кибеттә сатылучы макталган юу чаралары да, рекламада вәгъдә ителгәнчә, юып бетерә алмый аларны. Үзизоляция көннәрендә иске, әмма күп тапкырлар сыналган ысул – канцелярия җилеме һәм сода ярдәмендә табаларымны ялтыратырга булдым. Савыт-сабагыз ялтыравыклы өслекле булганда, моны кулланырга ярамый, югыйсә алар тоныкланачак. Агач һәм пластик тоткычларны да сүтеп алырга кирәк. Әгәр дә алып булмый икән, аларны кайнатырга рљхсәт ителми.


Таба чистартуның авырлыгы юк. Моның өчен кер сабынын кырыгыз, сода һәм җилемне кайнар суда эретегез. Шуңа табаны салып ике сәгать кайнатыгыз. Аннары сүндереп куегыз да суытыгыз. Сабыт-сабаны агып торган су астында губка белән тазартыгыз.
Табаларым картәниемнән мирас булып калды. Күпләрнең шундый таба-кәстрүлләре бардыр, мөгаен. Алар сыйфатлы материалдан ясалган. Иске дип аларны ташларга ашыкмагыз, минем кебек аларны яңартып алыгыз. Барыгызга да уңышлар телим!»
Хөрмәтле укучылар! Сез дә мактанып алырга теләсәгез, рәхим итегез! Сездән 8-919-615-74-19 телефонына теркәлгән ватсапка фоторәсемнәр белән хәбәрләр көтәбез.

Читайте нас: