Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 апрель 2020, 11:49

Май бәйрәмнәре озайтыла

Май бәйрәмнәре озайтыла

28 апрель кичендә Русия Президенты Владимир ПУТИН коронавирус пандемиясе уңаеннан халыкка чираттагы мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Аның төп тезислары – түбәндә.

  1. Русия үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратларын пандемиягә кадәр аена 60-70 данәдә җитештергән булса, апрельдә бу сан 800гә җитте, майда исә 2500 аппарат җитештереләчәк. Коронавирусны дәвалау өчен препаратлар җитештерү нульдән башлап җайга салынган.
  2. Коронавируслы авырулар өчен хастаханәләрдә 116 мең махсус җиһазландырылган урын булдырылган.
  3. Май бәйрәмнәре озайтыла. Быел 6, 7, 8 май көннәре дә ял дип игълан ителде. Бу көннәр өчен халыкка хезмәт хакы түләнәчәк.
  4. Үзизоляция көннәре 11 майга кадәр дәвам итәчәк.
  5. Бәйрәмнәрдән соң, 12 майдан башлап, Русия үзизоляция режимыннан чыга башларга тиеш. Аның планын эшләү бурычы Русия Хөкүмәте һәм Роспотребнадзор оешмасы алдына куелды.
  6. Чикләүләрне акрынлап бетерү мәсьәләсен һәр төбәк үзе хәл итәчәк. Мондый вәкаләт төбәк җитәкчеләренә йөкләтелде.
  7. Хөкүмәткә коронавирус шартларында гражданнарны һәм бизнесны яклау буенча яңа чаралар исемлеген әзерләргә кушылды. Шулай ук ул коронавирустан соң ил икътисадын көрчектән чыгару буенча гомумдәүләт планын да әзерләргә тиеш.
  8. Президент тәкъдиме белән 28 апрель – Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне итеп расланды.
  9. Бүгенге көндә Русиядә коронавирус белән авыручыларның 1 проценты гына вафат була, калганнары чирне җиңеп чыга. Дөнья буенча бу күрсәткеч 5 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта Мәскәү табибларының 20 проценты, ягъни биштән бере, әлеге авыру белән чирләп чыккан. Бу табиб һөнәренең кыйммәтен тагын да арттыра.

    Фото: News-sevastopol.ru

    Читайте нас: