Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 апрель 2020, 13:59

Миләүшәләр кочагында

«Мактанышып алыйк әле» Миләүшәләр кочагында

«Бу – минем миләүшәләр хуҗалыгы. Әйе, әйе, мин шулай миләүшәләр кочагында гына яшим, – дип яза кушнаренколы Гүзәл Насыйрова. – Яраткан чәчәкләремне сезгә дә күрсәтергә булдым. Озын кыштан соң кояшка ничек сөенәбез, мин дә миләүшәләремнең һәр төймәләнгән чәчәгенә шатланам. Утыртканда бер орлык бөртеге яки бер-ике яфрактан гына торган үсентенең вакыт үтү белән гаҗәеп чәчкәгә әверелүенә ничек куанмыйсың инде. Миндә башка бүлмә гөлләре дә бар, аларны да яратам. Тик миләүшәләр генә ел әйләнәсенә чәчәк ата. Алар турында махсус әдәбият укып, күпне белергә өлгердем. Туганнарым һәм танышларым йортымда һаваның чиста һәм иркен сулыш алуы турында әйткәннәре күңелгә рәхәт. Өстәвенә чәчәкләр күзне дә иркәли. Минем яратуыма алар шулай җавап бирә, – ди хуҗабикә.

Чыннан да, Гүзәл Рәшит кызының миләүшәләре күз явын алырлык. Йорты гына түгел, бакчасы да аның шау чәчәккә күмелүен беләбез.
**
Хөрмәтле укучыларыбыз, ә сез нәрсә белән мактана аласыз? Сездән 8-919-615-74-19 номерына ватсапта фотосурәтләр һәм кыскача хәбәрләр көтеп калабыз. Алар баштаhttps://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча электрон гәзит битләренә куелачак, аннан кәгазь басмада урын алачак.

Читайте нас: