Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 апрель 2020, 13:51

Балык тотуда чикләүләр

Табигать һәм безБалык тотуда чикләүләр

25 апрельдән алып 5 июньгә кадәр Башкортстанда сәнәгать балыкчылыгына чикләүләр кертелә. Балык тотарга яратучыларга һәм балык тоту спорты белән шөгыльләнүчеләргә дә кармак салудан тыелып торырга туры киләчәк.

Бу чорда балык тотарга яратучыларга ярдан торып, бер калкавычлы яки тљпкә ыргыта торган (донная) кармак белән генә балык тотарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Балыкларның үрчүенә зыян салмау өчен спиннинг корылмаларын куллану тыела.
14 июльгә кадәр һәм 16 августтан 14 сентябрьгә кадәр кыслалар тоту рөхсәт ителми.

Барлык төр биоресурсларны тәүлеклек тотуның тулай нормасы биш килограммнан артмаска тиеш. Әгәр төче судагы җәен яки башка балыкның авырлыгы биш килограммнан артык булганда, бер генә данә тотарга ярый. Тәүлеклек тулай норма тулган очракта, балык тоту туктатыла.

Судак, опты, сазанның буе – 40, корбан балыгы – 28, җәен – 90, чуртан – 32, кысла – 10 сантиметрдан кимрәк булганда, аларны тоту тыела.
Мондый чикләүләр ел саен балык үрчегән чорда кертелә. Бу вакытта шулай ук сулыкларда моторлы көймәләрдә йөрү дә рөхсәт ителми.
Балык тоту кагыйдәләрен бозучыларга карата административ һәм җинаять җаваплылыгы карала.

Валерий АКЧУРИН,

су биоресурсларын саклау буенча дђњлђт инспекторы.

Читайте нас: