Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 апрель 2020, 17:45

Үлемнән коткарып калуы ихтимал

Халык игътибарына!Үлемнән коткарып калуы ихтимал

Узган ел республикада янгыннарда һәлак булган кешеләр, шул исәптән балалар саны шактый артты. Күңелсез статистика үсеше, 2018 ел белән чагыштырганда 17,7 процентка артты. Былтыр Кушнаренко арйонында янгыннарда алты кеше гомере өзелде. Кызганычка аларның икесе бала иде.
Янгын турында хәбәр итү чаралары куелган йорт һәм фатирларда күпчелек очракларда янгынны төтен чыга башлау белән сүндерергә мөмкин. Бүген бу прибор кешеләрнең янгында һәлак булуын искәртү буенча нәтиҗәле чара.
Аның көчле тавыш сигналы тәмәке тартканда йоклап киткән кешене уятырга да, плитәдә сүндерергә онытылган ашы турында хуҗабикәнең исенә төшерергә дә сәләтле. Автономияле янгын турында хәбәр иткеч төтен һәм көчле пар чыкканда эшли башлый. Ә бу мәлне утны бер стакан су яки гөл чүлмәгендәге туфракны сибеп, тыгыз тукыма каплап та сүндереп була.
Төтен югарыга күтәрелә һәм түшәм янында җыела. Шунлыктан приборны түшәмгә беркетү дөресрәк. Аны һәркем үзе дә куя ала. Бер корылма бик каты йоклаган кешене дә уятырга сәләтле. Елга бер тапкыр батарейкаларын алыштыру таләп ителә. Датчик тупланган тузан нәтиҗәсендә эшли башламасын өчен аны тузан суырткыч белән өрдерергә кирәк.
Нәни балалары булган гаиләләр өчен махсус приборлар чыгарыла. Баланы куркытмас өчен аның тавышы акрынлап көчәя бара.
Янгын турында хәбәр иткечнең бәясе – 200 сумнан 1000га кадәр. Бу иң кечкенә янгын китергән зыяннан да чагыштыргысыз кимрәк. Йортыгызга датчик урнаштырып, сез мөлкәтегезне генә түгел, гомерегезне дә саклап калачаксыз.
Үзегезне һәм йортыгызны балә-казадан саклау өчен янгын турында хәбәр иткеч куярга чакырабыз.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән 01 яки 112 телефоннарына шылтыратыгыз.
Артур ГАЛИН, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы.
Читайте нас: