Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 апрель 2020, 12:52

«Мәктәпне сагындык»

Дистанцион укыту«Мәктәпне сагындык»

Бүгенге көндә районда мәктәп яшендәге 2916 малай һәм кыз исәпләнә. Аларның барысы да уку процессына җәлеп ителгән. Шулардан 2869 электрон формада укый. Техник сәбәпләр аркасында дистанцион уку мөмкинлеге булмаганнар кәгазь кейслар аша белем ала. Андыйлар 47.

Барысына да кәгазьдә биремнәр җиткерелде. Дежур укытучылар аларны мәктәп автобусларында таратып йөри.

Мисалга Әхмәт урта мәктәбен алыйк. Анда җыенысы 99 бала укый. Киренево, Ахлыстино һәм Канлы авылларында яшәгән 22сенең электрон корылмалары һәм интернетка тоташу мљмкинлеге юк. Аларның барысына да кәгазь кейслар бирелде.

Тиздән болай уку тәмамланыр һәм балалар яңадан күнегелгән парталар артына утырыр дип өметләнәбез. Укучылар үзләре дә мәктәпне, сыйныфташларын, кыңгырау шылтыравын сагынуларын белдерәләр.

Читайте нас: