Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 апрель 2020, 11:00

Владимир Путинның кушуы буенча

Владимир Путинның кушуы буенча

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, күп кенә түләүләрне озайту өчен хәзер документ-белешмәләр җыю, гариза язу кирәк булмаячак. Алар автоматик рәвештә озайтылачак. Бу яңалык, беренче чиратта, пенсияләр һәм ана капиталыннан айлык түләүләргә кагыла.

Мәсәлән, ата-анасын югалтканлыгы өчен пенсия алучылар хәзер 18 яшь тулу белән Пенсия фондына йөгерергә тиеш булмаячак. Элек алар бирегә килеп, үзләренең мәктәптә яки югары һәм махсус урта уку йортларының көндезге бүлегендә укулары турында белешмә китерергә тиеш була иде. Хәзер 18 яшь тулган егет яки кыз автоматик рәвештә 1 июльгә кадәр укуда дип санала. Шуннан соң Пенсия фонды органнары яшүсмернең укуы яки эшләве турында мәгълүматны үзләре алып, түләүләрне озайту-озайтмау мәсьәләсен хәл итә.

Әлеге үзгәреш, шулай ук, ышаныч кәгазе буенча пенсия алучыларга да кагыла. Элек алар елына бер тапкыр Пенсия фонды бүлекчәләренә, яки әлеге акчаларны тарату белән шөгыльләнгән оешмаларга килеп, пенсия акчаларының үзләренә чынлап та килеп җитүен дәлилләргә тиеш иде. Хәзер 1 июльгә кадәр бу кирәкми, соңгы килүегездән бер ел узса да, акча сез ышаныч күрсәткән кешенең исәбенә күчеп барачак.

“Ана капиталы” эченнән айлык түләүләр алып баручылар да хәзер Пенсия фондына үз керемнәрен раслаган белешмәләр ташып йөрмәячәк. 2020 елның 1 октябренә кадәр аз керемле гаиләләргә мондый түләүләр автоматик рәвештә озайтылачак.

Моннан тыш, әлеге үзгәреш Русия территориясендә рәсми теркәлүләре булмаган социаль пенсия алучыларга да кагыла. Закон буенча, алар елына бер тапкыр фактик яшәү урыннары күрсәтелгән гариза язарга тиеш иде. Әлегә бу норма туктатылып тора.

Фото: St-taseevo.ru

Читайте нас: