Карача-елга урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Габделхакова бишенче сыйныфта «Минем туган көн» темасына ачык дәрес бирде. Укучылар бер-берсен яхшы беләләр, ачыклар, татулар һәм активлар. Телне төпле үзләштерүләрен күрсәттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары Г. Габделхакова җитәкчелегендәге «Шалкан» әкиятен инглиз телендә бик матур сәхнәләштерде.
Югары дәрәҗәдә оештырылган концерт шулай ук бездә җуелмас тәэссорталар калдырды. Малайлар һәм кызлар төрле милләт халыклары биюләрен башкардылар, инглиз телендә җырладылар һәм шигырь сөйләделәр.
Семинарның теоретик өлешендә эш тәҗрибәбезне уртаклаштык, уңышларыбыз турында сөйләдек.
Барлык чаралар җанлы һәм мавыктыргыч үтте. Гөлназ Габделхакова аларда педагогик осталыгын тулысынча ачып бирә алды. Очрашудан зур канәгатьләнү алып, эшебездә кирәкле яңа мәгълүматлар туплап таралыштык.
Гөлшат ӘХИЯРУЛЛИНА, гимназиянең инглиз теле укытучысы.