Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 март 2020, 19:48

«Февромарт» бәйәме

Студент тормышы«Февромарт» бәйрәме

Студент тормышы

«Февромарт» бәйрәме

Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжы тулай торагында яшәүче студентлар һәм тәрбиячеләр Ватан сакчылары көнен һәм 8 Март бәйрәмен берләштереп, «Февромарт» дип исемләнгән бик матур кичә оештырдылар.

Концертта җыр-бию, уен-көлке үрелеп барды. Егетләр һәм кызлар үзләренең күпкырлы талантларга ия булуларын күрсәтте. Лиана Имаева, Илүзә Әхмәтҗанова, Шамил Гароян, Камилла Әкрамованың музыкаль күчтәнәчләре тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Җыр-биюләр, театрлаштырылган тамашалар залда бәйрәм кәефе һәм җылылык шарты тудырды.

Беренче курс студентлары төрле бәйгеләрдә мавыгып катнашты. Кызлар төрле ашамлыклар пешерде, бала киендерде, викторина чиште. Егетлђр кадак кагу, бәрәңге җыю, кибеттән ризыклар сатып алу һәм башка һөнәрләрдә осталыкларын күрсәтте.
Кичәдән һәркем күңел күтәренкелеге алды, уңай тәэссорталар туплады.

Айгөл ИСХАКОВА, укытучы.

Читайте нас: