Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 март 2020, 12:24

Бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк

Бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк

Бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк

22 апрельдә ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк. Бу көн чәршәмбегә туры килсә дә, ял дип игълан ителәчәк. Төп Законга үзгәрешләр кертү кирәклеген Русия Президенты Владимир Путин ассызыклады. Хәзер төп үзгәрешләргә байкау ясап үтик.

  1. Русия Федерациясе үз территориясендә Советлар Союзының хокукый варисы булып тора. Ул шулай ук Советлар Союзының халыкара оешмаларда әгъзалык вәкәләтләрен башкара. Русия Федерациясе халыкара шартнамәләрдә катнашуга карата, шулай ук Русия Федерациясе территориясеннән читтә Советлар Союзының халыкара шартнамәләрендәге һәм активларындагы йөкләмәләргә карата хокук варисы (хокукны дәвам итүче) булып тора.
  2. Меңьеллык тарихка ия Русия Федерациясе, безгә идеаллар һәм Аллага ышаныч биргән бабаларыбыз хәтерен, шулай ук Россия дәүләте үсешендә дәвамчылыкны саклап, Русияне дәүләт бердәмлеге итеп таный.
  3. Русия Федерациясе Ватанны саклаучыларның хәтерен ихтирам итеп, тарихи хакыйкатьне саклауны тәэмин итә. Ватанны саклаганда халык батырлыгының әһәмиятен киметү рөхсәт ителми.
  4. Балалар Россия Федерациясенең иң мөһим байлыгы булып тора. Дәүләт балаларның һәрьяклап рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә, аларда патриотизм, гражданлык һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә торган шартлар тудыра. Дәүләт, гаилә тәрбиясенең өстенлеген тәэмин итеп, тәрбиясез калган балаларга карата ата-ана бурычларын үз өстенә ала.
  5. Читайте нас: