Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 март 2020, 13:53

Русия Конституциясенә күп кенә үзгәрешләр кертү каралган

Русия Конституциясенә күп кенә үзгәрешләр кертү каралган#ВладимирПутин

Русия Конституциясенә күп кенә үзгәрешләр кертү каралган

Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү турында фәрманга кул куйды.

Русия Конституциясенә күп кенә үзгәрешләр кертү каралган. Шуларның берсе – “Тел һәм мәдәният турында”гы 68 мәддә ни рәвешле үзгәреш кичерәчәк?

Моңа кадәр:

Русия Федерациясенең бөтен территориясендә дәүләт теле булып урыс теле санала.

Хәзер:

Русия Федерациясенең бөтен территориясендә дәүләтне барлыкка китерүче халык теле буларак урыс теле дәүләт теле булып санала. Ул Русия Федерациясенең күпмилләтле тигез хокуклы халыклар берлегенә керә.

Моңа кадәр:

Республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы. Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, республиканың дәүләт учреждениеләрендә алар Русия Федерациясе дәүләт теле белән беррәттән кулланыла.

Хәзер:

Республика үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы. Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, республиканың дәүләт учреждениеләрендә алар Русия Федерациясе дәүләт теле белән беррәттән кулланыла.

Моңа кадәр:

Русия Федерациясе аның барлык халыкларына туган телне саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли.

Хәзер:

Русия Федерациясе аның барлык халыкларына туган телне саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли.

Мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы булып тора. Мәдәният дәүләт тарафыннан хуплана һәм саклана.

Читайте нас: