Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 март 2020, 17:56

Укырга беркайчан соң түгел

Социаль яклауУкырга беркайчан соң түгел

Социаль яклау

Укырга беркайчан соң түгел

Бүген заман белән бергә атларга теләгән һәркемнән компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштерњ таләп ителә. Әлбәттә, өлкәннәр өчен бу шактый катлаулы, чөнки пенсия яшендәгеләргә аларның элекке тормыш тәҗрибәсенә бөтенләй бәйле булмаган яңа төшенчәләрне үзләштерергә кирәк. Шунлыктан без аларга студентлар белән шөгыльләнүдән бөтенләй башкача якын килергә тиешбез.

Курсның уку программасына компьютер белән танышу, текст редакторын үзләштерү, интернетта эшләргә өйрәнү керә. Тыңлаучыларыбыз йортларыннан чыкмый гына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлегенә ия булсын өчен дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтүгә аеруча игътибар юнәлтәбез. Өлкән яшьтәге укучыларыбызны төрле түләүләрне шушы портал һәм онлайн-сбербанк кушымтасы аша үткәрергә дә өйрәтәбез.
Безнең курска йөрүче барлык пенсионерлар социаль челтәрләрдә теркәлеп, ерак кардәшләрен һәм күптән аралашмаган дусларын таптылар.

Курска йөрүчеләрнең бөтенесе дә барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга, яңалыкларны белеп барырга омтылучы актив тормыш позицияле кешеләр. Кайберләре икенче тапкыр укый, шунлыктан компьютер һәм смартфон белән иркен эш итә: врачка кабул ителүгә языла, интернет-кибетләрдән әйбер сатып ала, челтәрләрдә кыю аралаша.

Әлеге курс күпләргә район һәм республика тормышында үз урыннарын яңадан табарга ярдәм итте. Кайберәүләр «Көмеш волонтерлар» хәрәкәтендә актив катнашалар, төрле чаралар үткәрәләр, социаль челтәрләрдә постлар язалар.

Проект киләчәктә дә дәвам итәр, әле күп пенсионерлар компьютерда һәм интернет челтәрендә эшләү күнекмәләрендә ия булыр дип ышанасы килә.

Марина ӘХМӘТШИНА, күппрофильле һөнәри колледж укытучысы.

Читайте нас: