Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 март 2020, 11:25

22 апрель – Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көне

22 апрель – Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көне#ВладимирПутин

22 апрель – Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көне

Президент кичә "Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүен билгеләү турында" Указга кул куйды.

«Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр хакында Русия Федерациясе Законының 2 маддәсендәге 2нче һәм 3нче өлешләре нигезендә карар бирәм:

«Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Русия Федерациясе Конституциясенең 1 маддәсендә каралган Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча 2020 елның 22 апреленә гомумроссия тавыш бирүен билгеләргә.

Гомумрусия тавыш бирүендә түбәндәге сорауны чыгарырга:

"Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?"

Әлеге Указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/63003.

Читайте нас: