Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 март 2020, 11:56

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча беренче утырышы булды

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча беренче утырышы булды#ВладимирПутин

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча беренче утырышы булды

Әлегә Русия Федерациясенең 26 төбәгендә 114 авыру теркәлгән. Дөньяда хәзерге вакытта авыруның 182 мең очрагы теркәлгән, 81 меңе – Кытайда.

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән чираттагы киңәшмә уздырды.

М. В. Мишустин әйтүенчә, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча координация советының беренче утырышы узды. В. Путин йөкләмәсе буенча булдырылган эшче төркем (аны Мәскәү мэры Сергей Семёнович Собянин җитәкли) белән тыгыз элемтәдә торачак.

С. Собянин шуны хәбәр итте: төбәкләрдә сораштырулары һәм селектор күп кенә сорауларны ачыклаган. Беренче мәсьәлә: коронавирус күзлегеннән куркыныч тудыручы илләрдән килгән гражданнар хәвеф төркеменә карый, алар турында мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгыннан төбәкләргә җиткерәләчәк. Гражданнарның, аеруча үзебезнең ватандашларның, кайсы төбәккә һәм кайсы илдән килүе контрольдә тотылачак. Роспотребнадзорның, бу гражданнарны өйдә булырга мәҗбүр итә торган боерыгы чыга. Вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирүнең гадиләштерелгән тәртибе кертеләчәк. Роспотребнадзор исә төбәк лабораторияләренә тест үткәрергә рөхсәт итүе турындагы боерыкны теркәде. Кирәк булса, гадәттән тыш хәл дә кертелүе ихтимал.

Т. Голикова әйтүенчә, вирус таралу белән бәйле вәзгыять шактый катлаулы кала. Дөньяда хәзерге вакытта авыруның 182 мең очрагы теркәлгән, 81 меңе – Кытайда. Инфекция дөньяның 137 илендә теркәлгән, җиде меңнән артык кеше үлгән.

Русия Федерациясендә хәзерге вакытта илнең 26 төбәгендә 114 авыру теркәлгән. Аларның бишесе инде терелгән, 109 кеше стационарда тора, шуларның 106 сы җиңел формада уза, бернинди симптомнарсыз. 114 очракның 104 очрагы читтә йоккан, ә 10 очрак контактлы.

Илдә тәүлегенә 100 мең тест-система җитештерелә. Гомум алганда, паникага сәбәп юк.

Киңәшмәдә шулай ук ягулык бәяләре буенча сүз булды.

Читайте нас: