Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 март 2020, 17:51

Гади кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән

Гади кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән#ВладимирПутин

Гади кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева бу үзгәрешләр гади кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән, дип белдерде.

“Мин, беренче чиратта, үземә бик якын өлкә, сәламәтлек саклау турында әйтергә телим. Бик мөһим төзәтмәләр кертелә: медицина ярдәме түләүсез, сыйфатлы, һәркем алырлык булырга тиеш. Конституциянең иске редакциясендә бу хакта әйтелмәгән иде, хәзер мәсьәлә аныкланды, – дип ассызыклады Римма Үтәшева. – Болар исемлегенә фельдшер-акушер пунктларында хезмәтләндерелү, махсуслаштырылган, югары технологияле медицина ярдәме алу хокукы да керә. Һәм моның өчен Русия Федерациясе Хөкүмәте хәзер турыдан-туры җаваплы”.

Депутат билгеләп үткәнчә, моның өчен табиблар, квалификацияле белгечләр, фельдшерларның саны һәм белем дәрәҗәсе үсәчәк, диспансерлаштыруның әһәмияте артачак.

Римма Үтәшева шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмиятен дә билгеләде, аны милли идея белән чагыштырды. “Сәламәт яшәү рәвеше – ул Русиянең милли идеясе. Әгәр озак яшәргә телибез икән, без сәламәт булырга, ял итәргә, шифаханә-курорт дәвалануы алу мөмкинлеге булырга тиеш”.

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Конституциясенә үзгәрешләр Президент Владимир Путинның башлангычы белән кертелә. Алар буенча тавыш бирү 22 апрельдә узачак. Бу көн илдә ял көне дип игълан ителә.

Читайте нас: