Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 март 2020, 16:31

Эшлекле әзерлек бара

ФольклориадаЭшлекле әзерлек бара

Фольклориада

Эшлекле әзерлек бара

Башкортстанда дөньяның алтмыштан күбрәк иленнән өч меңнән артык артист ике атна кунак булачак. Алар республика халкына үзләренең җыр-моңнарын, биюләрен халык кәсепләрен, аш-суларын һәм сәхнә сәнгатен күрсәтәчәк.

Безнең район бу күләмле чараның бер мәйданчыгына әвереләчәк. Әлеге вакытта Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек тулы куәтенә бара.

Ел башында фольклор коллективлар арасында смотр-конкурс игълан ителгән иде. Үзешчән сәнгать коллективлары, кул эшләре һәм халык кәсепләре осталары жюри һәм райондашлары алдында үз талантларын күрсәтте. Мартның өченче ункөнлегендә «Кушнаренко таңнары» республика фольклор фестивале үтәчәк.
23 июльдә районга Италия, Австрия, Португалия, Нидерланды, Таити һәм Болгариядән кунаклар килү көтелә. Кушнаренко авылының үзәк мәйданында күңел ачу чаралары үткәреләчәк. Чит ил кунаклары белән бер сәхнәдә безнең үзешчән артистларыбыз да чыгыш ясаячак.
Фольклориадага әзерлек чикләрендә күп чаралар планлаштырыла. Алар турында алдагы басмаларыбызда сөйләрбез.

Читайте нас: