Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2020, 13:35

Җиңү юбилеена багышлап

Тәҗрибә уртаклашуҖиңү юбилеена багышлап

Тәҗрибә уртаклашу

Җиңү юбилеена багышлап

Укучылар белән шушы темага сыйныф сәгәтьләре, төрле викторина, бәйгеләр оештырдык. Ә иң истәлекле чара тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда булды. Анда «Кушнаренко районы сугыш елларында» дип исмеләнгән фәнни-практик семинар үтте.

Тарих укытучылары бай мәгълүмат белән чыгыш ясады. М. Хәйруллин, Л. Әхтәмов, Я. Фәезов, А. Мирсәетов, И. Хәмәдиева, Ф. Сөләйманованың чыгышлары эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Иске Камышлы урта мәктәбеннән ветеран укытучы М. Гыйлаҗевның чыгышы чараны тагын да тулыландырды.

Я. Фәезов аккордеонда, М. Хәйруллин гармунда сугыш чоры җырларын уйнап, көчле алкышларга лаек булды.

Музей җитәкчесе Г. Хәмитова безне экспонатлар белән таныштырды.

Район мәгариф бүлеге методисты Илвира Сәхәүова һәм тарих укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Мостафина семинарны әзерләү һәм үткәрүгә күп көч салган.

Очрашу фәһемле булды, эшлекле шартларда барды. Гомумән, безнең семинарлар һәрвакыт җиренә җиткереп, уйланылган, методик яктан дөрес төзелгән була.

Чарадан яңа планнар, күңелле тәэссоратлар белән таралыштык.

Илмира САФИНА, укытучы.

Читайте нас: