Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2020, 16:25

Президент вице-премьер Марат Хөснуллинны “коверга чакырды”

Президент вице-премьер Марат Хөснуллинны “коверга чакырды”#ВладимирПутин

Президент вице-премьер Марат Хөснуллинны “коверга чакырды”

Милләттәшебез Марат Хөснуллин Мәскәү мэрының төзелеш буенча урынбасары булып эшләгән иде. Бүген Хөкүмәт Рәисе урынбасары йөген тарта.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән эшлекле очрашу үткәрде. Вице-премьер, аерым алганда, берничә милли проектны гамәлгә ашыру буенча эш барышы һәм социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе түбән булган аерым регионнарга дәүләт башлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм программасын гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр итте.

– Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру без шөгыльләнгән төп бурыч. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча президиум утырышы булды, миңа өч милли проект буенча җаваплылык зонасын билгеләделәр, Болар – “Арзан торак һәм уңайлы шәһәр мохите”, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” һәм “Магистраль инфраструктураны үстерүнең комплекслы планы” проектлары; шулай ук төбәк сәясәте белән шөгыльләнергә куштылар.

Бүгенге көндә уңай моментларның берсе: барлык проектлар буенча да финанслау тулысынча җиткерелгән, эшче төркем кысаларында көндәлек режимда шөгыльләнәбез. Төбәкләр белән контрактны тулысынча тикшерәбез, кемгә нәрсә комачаулавын тулысынча тикшерәбез.

Җирле үзидарә Советында без сезгә төзелеш өлкәсендә илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен штаб рәвешендә координацияләүче орган төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек. Карар кабул ителде, шундый штаб төзелде. Аңа барлык төбәк хакимиятләре, губернаторлар, федераль хакимият органнары керә. Көн саен эш тәртибендә эшлибез, атнага бер тапкыр селектор киңәшмәсенә җыелабыз. Сораулар бик күп. Һәр селектор киңәшмәсендә берничә дистә мәсьәлә карала, – диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Читайте нас: