Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 март 2020, 14:00

Һәр йортта көтәләр

Яхшы кешеләр турында Һәр йортта көтәләр

Яхшы кешеләр турында

Һәр йортта көтәләр

Безне,әлбәттә, район гәзите әбүнәчеләре саны кызыксындыра. Әлегә Гүзәл Мидхәт кызы хезмәтләндергән участокта иллегә якын «Яңа көн»гә язылганнар.

Гүзәл хат ташучы булып өченче ел эшли. Әлегә кадәр аның хезмәтләндерү сыйфатына дәгъва белдерүче булмаган. Сөйкемле хатынны һәр йортта көтеп алалар. Ул кешеләрнең хәл-әхвәле белән кызыксына, олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба.

Яңгыр явамы, кармы, эссе яки суыкмы – Гүзәл Мидхәт кызы эшенә ашыга. Сумкасы кичке якка гына бушый.

Хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте өчен аны җитәкчеләре дә, авылдашлары да хөрмәт итә.

Гүзәл йортында да барысына да өлгерә. Быел гына тормыш иптәше Филүс белән өй туе үткәрделәр. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Бакчаларыннан мул уңыш алалар. Кызлары Гөлназ йорт эшләрендә әнисенең зур ярдәмчесе.

Читайте нас: